Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мең сум булса да алабыз!”

Һәр заманның бер яңалыгы була, менә хәзер "кризис"дигәнендә яшибез. Әле ярый бу әйбер безне бик куркытмый. Районыбызда тормыш әйбәт, Аллага шөкер. Ара-тирә зарланырга гына яратабыз. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Өлкәннәргә дә зарланырлык түгел, айлык пенсияне вакытында өйгә китерәләр. "Амин" гел шулай булсын. Сүзем матбугатка, газета-журналларга язылу турында. Ялгышмасам, Совет заманында...

Һәр заманның бер яңалыгы була, менә хәзер "кризис"дигәнендә яшибез. Әле ярый бу әйбер безне бик куркытмый.

Районыбызда тормыш әйбәт, Аллага шөкер. Ара-тирә зарланырга гына яратабыз. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Өлкәннәргә дә зарланырлык түгел, айлык пенсияне вакытында өйгә китерәләр. "Амин" гел шулай булсын.

Сүзем матбугатка, газета-журналларга язылу турында. Ялгышмасам, Совет заманында бер көнлек матбугатка, ягъни газета-журналларга кәгазь ясау өчен 10 гектар чыршы урманы кирәк, дип язганны укыганым булды. Кәгазе күршебез Финляндиядән дә алына булса кирәк, бушка түгелдер ул! Аллага шөкер, газета-журналларның исәбе юк бугай хәзер. Теләгәнен ал да укы рәхәтләнеп. Үзем иң элек үз газетабыз "Әтнә таңы"на язылам мин. Районыбыз хәлләрен белеп тору үзе бер хозурлык. Йомыш төшсә, аннан ярдәм дә сорыйбыз. Бер үтенечне дә җавапсыз калдырмыйлар редакция хезмәткәрләре, рәхмәт. Менә шулай бердәм булып яшәсәк кенә җиңеп була авырлыкны хәзерге заманда.

Ярар, бераз кыйммәтләнде газетабыз. Чыдамаслык түгел. Ике шешә аракы бәясе. Эчү мәҗбүри түгел, ярый ла дөрес аракы булса. Себер ягындагы бер авылда беркөнне 15 кеше агуланып үлгән, дигән хәбәр укыдык. "Бер кап тәмәке 40сум тирәсе",- диләр. Мин үзем тартмыйм. 10 кап тәмәке 400сумга чыга, әле бу арзан дигәне, әле ул 10 көнгә җитсә ярый. Тарту файдалы әйбер түгел. Шулай булгач, булды газеталык акча. Язылыйк! Бергә тупланып яшәвебез мөһимрәк.

444 сум- "Әтнә таңы" редакциясе генә чыгарган бәя түгелдер, җәмәгать! Бер-беребезне аңлап яшик. Кыскасы, аерылмыйк үз районыбыз газетасы "Әтнә таңы"ннан! Минем фикерем шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев