Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Медаль тапшыру башланды

Башларында ак яулык, иң өсләренә ак шәл салган әбекәйләр, башларына түбәтәй кигән бабайлар. Бар да матурлар, сөйкемлеләр.

Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә  "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен тапшыру тантанасына килгән ветераннарыбыз­ны күреп, әнә шулай сок­ландым үзләренә. Барысы 36 тыл һәм бер сугыш  ветеранына тапшырылды юбилей медальләре.  Шулай ук ике вафат булган ветеранның туганнарына тапшырдылар.Ветераннарны Түбән Бәрәскәгә Олы Бәрәзә, Олы Өшкәтә авылларыннан да алып килгәннәр иде.


Бөек Җиңүгә – 75 ел. Бер кеше гомере. Инде авырлыклар артта калган. Тик шулай да күзләрдә чагылган самимилек – бүгенге буыннан ихтирам көтә кебек. Яшь вакытларын, узган гомерне искә алып сөйләшә башлауга, сугыш башланганда яшүсмер булган өлкәннәребезнең телендә бары бер генә теләк: “Ил көннәребез тыныч булсын, сугышлар күрер­гә язмасын. 
Шөкер, тыныч, мул тормышта яшибез. Сугыш авазы бик еракларда калды. Ә йөрәк ярасы бик тирән. Өлкәннәребезнең истәлекләрендә дә ачык чагыла ул.
Район буенча юбилей медальләрен тапшыру чарасы иң беренче булып, Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә башланып китте. Акрынлап һәр авыл җирлеге үз ветераннарын хөрмәтләп узачак. Чараны кем ничек оештыра, анысы һәркемнең үз ихтыярында. Район буенча барысы 265 сугыш һәм тыл ветераны "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен алачак.
Бәрәскәдә күркәм чара кафеда, мул өстәл артында узды. Җитәкчеләрнең котлауларыннан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, “Ленин” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин ветераннарга юбилей медальләрен тапшыр­дылар. Тантанага шулай ук бүгенге көндә Биектау­да кече кызы янында яшәүче, районның бердәнбер хатын-кыз сугыш ветераны Мөршидә апа Бәдигова да кайт­кан иде. Сөбеханалла, күзләр тимәсен,  95 яшен тутырып килсә дә, хәтеренә, үз-үзен тотышына сокланмый мөмкин түгел. Үзе әйт­кәндәй, “москвичка”, икәнлеге сизелә. Тантана барышында Мөршидә ападан сугыш хатирәләре белән уртаклашуын сорасалар да:
– Сугыш күптән бетте инде. Сөйләшмик әле ул хакта. Аллага шөкер, бүгенге көндә бик рәхәт тормышта яшибез, – дип матур теләкләрен  җиткерде. Чыннан да, шушындый матур тантанада, нигә үткәннәрне барларга. Авылдашлары, күршеләре, яшьтәшләре белән бер очрашып сөйләшүе генә дә ни тора.
Тантана барышында тагын бер истәлекле датага карата тәбрикләү булды. Гомер буе колхозда эшләгән механизатор Кәримулла Әскаровка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе тапшырылды.
– Безнең җирлектә, авылыбызда Әскаров Кәримулла абый бар. Иң тырыш, иң булган механизаторларның берсе ул. Гомер буе чылбырлы тракторда эшләде. Кәримулла абый бер кай­чан да эшенә хилафлык китермәде. Тәҗрибәле игенчебез булды. Кәримулла абый эшләгән вакытта ялгыш эшләү дә, ким, аз эшләү дигән әйберләр дә булмады. Әле дә исем китә, кай вакытта ял иткәндер дә, кай вакыт та ашагандыр, анысын үзе генә белә инде ул. Хезмәтең өчен бик зур рәхмәт Кәримулла абый, – дип, алдынгы механизаторның кулын кысып,   күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин истәлек билгесен тапшырды.
Әлеге истәлек билгесенә, гомер буе тракторда эшләгән, Олы Бәрәзә авылыннан Габделбәр Низамиев та лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев