Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Менә ичмасам бәйрәм

Без, Комыргуҗа авыл җирлегенә кергән Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән, Ябынчы авылларында яшәүче пенсионерлар өлкәннәр көнен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Очрашып, күрешеп сөйләшү үзе бер бәйрәм. Аннан безнең "Шахтер" хуҗалыгында бу бәйрәмне ел саен зурлап уздыралар. Гомумән, бездә өлкәннәрне бик хөрмәт итәләр. Быел бәйрәм тагын да күңелле үтте. Башка елларга караганда...

Без, Комыргуҗа авыл җирлегенә кергән Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән, Ябынчы авылларында яшәүче пенсионерлар өлкәннәр көнен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Очрашып, күрешеп сөйләшү үзе бер бәйрәм. Аннан безнең "Шахтер" хуҗалыгында бу бәйрәмне ел саен зурлап уздыралар. Гомумән, бездә өлкәннәрне бик хөрмәт итәләр. Быел бәйрәм тагын да күңелле үтте. Башка елларга караганда кешеләр күп килде. "Менә бу бәйрәм ичмасам", дип әйтерлек булды. Шыплап тутырылган пакетларны бездә авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары бергәләп өләшеп йөрделәр. Бәйрәм үзе Комыргуҗа урта мәктәбендә үтте. Мулдан хәзерләнгәннәр. Пешкән итле бәрәңгегә кадәр бар иде. Ашадык-эчтәлек, концерт карадык, рәхәтләнеп аралаштык. Бик күңелле үтте. Бер дә кайтасы килмәде. Автобус белән алып килделәр, автобус белән кайтардылар. Картлык көнебездә нинди бәхетле без, шуңа сөенеп таралыштык. Бәйрәмне оештыручыларның һәркайсына рәхмәтле без, исән-сау эшләсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев