Әтнә таңы

Өмете өзелмәгән балачак - "Әтнә таңы"

(Чын парчалардан чын кыйсса) Кереш урынына Табигый ки, күпчелегебез балачагын уңай максат-нияттән искә төшерәдер: туган илне, әти, әнине сагынганда, үзеңә, балаларыңа бүген дә кирәкле сабак эзләгәндә, гыйбрәт булырдай, таянырдай үрнәк кирәккәндә. Һәрхәлдә, адәм баласы үзенең балачагын, аннары инде үсмер чагын, аннары гомеренең төрле баскыч-буыннарын, дәверләрен нәселенә, башка кешеләргә үрнәк, сабак,...

(Чын парчалардан чын кыйсса)

Кереш урынына

Табигый ки, күпчелегебез балачагын уңай максат-нияттән искә төшерәдер: туган илне, әти, әнине сагынганда, үзеңә, балаларыңа бүген дә кирәкле сабак эзләгәндә, гыйбрәт булырдай, таянырдай үрнәк кирәккәндә. Һәрхәлдә, адәм баласы үзенең балачагын, аннары инде үсмер чагын, аннары гомеренең төрле баскыч-буыннарын, дәверләрен нәселенә, башка кешеләргә үрнәк, сабак, гыйбрәт бирер өчен искә төшерә, сөйли, ихтыяҗ туса, яза да. Ягъни киләчәктә яшәргә файда бирер өчен. Язсын, бу табигый ихтыяҗ, кешенең үзе өчен дә, иҗтимагый яктан да кирәкле эш. Үзеңә дә, бүтәннәргә дә үрнәк алырлык, файдасы тиярлек кенә булсын.
Нинди дә тискәре вакыйга, күренешне, әйтик, сугыш чоры михнәтләрен начар итеп күрсәтер өчен кирәк булганда балачакны үзәккә куюны, тискәре мисалларына таянуны, шуның өчен генә истәлек-хәтирәләр җыюны шәхсән үзем хуп күрмим. Моның өчен башка дәлил, мисаллар да баштан ашкан.
Шулай да, форсат килеп чыккан икән, нигә ул мирастан да файдаланмаска, күңелдә, хәтердә уелган, димәк, тормыш тәҗрибәсе булып берегеп калган. Кемгәдер, нәрсәгәдер кирәк булуы бар. Хәтерлик, зиһенне яңартып, теркәп куйыйк соң... Бәлки, чыннан да, ярап куюы да бар. Боларны үз кулы белән язардай өлкәннәр күп түгел бит инде. Ил буйлап барлый башласаң бәлки чыннан да "мемуар" әвәләнеп куюы бар - тамчыдан күл җыела, диләр бит.
Тик мин бу чорга гомумән тискәре караш ягында түгел, аңа кушылган "михнәтле", "миһербансыз", ниндидер "опаленный" исемнәре кушуга каршы, күңел аларга разый түгел. "Балачак" сүзе үзе үк алар рәтендә туры килми, балачак ул "өмет", "киләчәк", "алдагы тормыш", "яшәү" төшенчәләре белән янәшә, шуларның дәвамы буларак кына кабул ителә, һәрхәлдә, ул "өмет" белән бәйле. Балачак - ул кешенең теләсә нинди фаҗигалы, мәрхәмәтсез шартларда да өмете өзелмәгән чоры. Әгәр балачак өметле булмаган булса без бүген шул чор балалары турында язарга, искә төшерергә алына алган булыр идек мени. Шөкер, янып көлгә-күмергә әйләнмәгән, гарипләнеп бетмәгән, исән-сау калган ул безнең балачак. Без шуны раслау хәленә җиткәнче яшәгәнбез икән, шуларны бүген безнең дәвамчыларга җиткерә алабыз икән, димәк ки, безнең балачак барыбер өметле булган. Аңарга килбәтсез, килешсез, караңгы сыйфатлар такмыйк!

Зур буласы килә

Үземне уйларга, уйлап нәрсәдер эшләргә сәләтле икәнемне аңлый, тоя башлаган беренче хәтирәм менә нидән гыйбарәт: сугыш башланганда миңа биш яшь тулырга ике ай ярым калган булган. Сугыш башланудан ике ел элек әти белән әнине, авыл укытучылары буларак, үзебезнең Әтнә районы Чишмәле Сап (рәсми исеме Ключи-Сап, алга таба - Сап) авылыннан күрше Чембулатка җиде еллык мәктәпкә күчергәннәр. Өч балалы гаиләгә ике катлы мәктәпнең өске катында бер бүлмә биргәннәр. Менә шул зу-у-ур тәрәзәле, бик якты бүлмәдә мин дөньяны таный башладым; яши торган беренче урыным дип хәтердә шул калган. Дөресрәге, дөньяга күзем ачылган урын шул бүлмәнең бусагасы дип хәтергә береккән. Өч яшьтер дип уйлыйм. Шуңарчы үземне мәгълүм бер бер урын, аерым кешеләр белән бәйләп хәтерләмим, ниләр кылганымны төгәл әйтә алмыйм.
Ә ул көнне мин менә шул киң бусагада, аякларны җәеп утырып, бик тә бирелеп, хәтта тирләп тә бугай әле, "эшләп" утырам. Кулда кайчы. Дөресрәге, ... кулларда - олылар бер кул белән тота торган кайчыны мин ике кул белән тотып, мышный-мышный - бик тә бирелеп, ситсы кисәм. Кисәргә азапланаммы шунда? Юк, кисәм, чынлап торып кисәм. Инде шактый кискәнмен, ситсы ике якка аерылып бара; шуны күреп сөенәм, тагын да тырышам.
Кискән нәрсәм чүпрәк-фәлән түгел, ә бәлки үземнең майка. Аксыл-зәңгәрсу икәне хәтердә. Йомшак, җылы иде. Мин аның түш ягын урталай ярып, "кәчтүн" ясарга тырышам. Өлкәннәр кия торган кәчтүн ике якка да ачылып ябыла бит!
И-и-их, тумас борын өлкән буласы, тизрәк үсәсе килгән. Адәм баласының балачактагы иң асыл сыйфатларының берсе шушыннан гыйбарәттер дә әле. Балада шул теләк, шиксез, булырга тиештер.
Бу вакыйга уңаеннан, әнине дә беренче тапкыр "тоюым"ны искә төшергәлим. Күтәреп алып, итәгенә утыртып, майканы күрсәтә-күрсәтә нидер аңлатканын хәтерлим: "кәчтүннән" ничек кабат майка ясарга дип төшендергәндер инде. Йомшак кулы белән иңбашыма, муеныма тиеп-тиеп алуын әле дә җаным-тәнем белән тоям кебек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: