Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МЕЦЕНАТЛЫК НИК ОНЫТЫЛДЫ?

Тарихка күз салсак, 18, 19 һәм 20нче гасыр башларында Рәсәйдә меценатлык киң таралган булган. Меценат - халыкны агарту эшенә матди ярдәм күрсәтүче бай кеше. Менә аларның кайберләре: Савва Морозов сәнгать театрына нигез салу өчен зур суммалар сарыф иткән. А.Бахрушев (1853-1904) 1901 елда үзенең сәнгать әсәрләреннән торган искиткеч бай коллекциясен тарих...

Тарихка күз салсак, 18, 19 һәм 20нче гасыр башларында Рәсәйдә меценатлык киң таралган булган.

Меценат - халыкны агарту эшенә матди ярдәм күрсәтүче бай кеше. Менә аларның кайберләре: Савва Морозов сәнгать театрына нигез салу өчен зур суммалар сарыф иткән. А.Бахрушев (1853-1904) 1901 елда үзенең сәнгать әсәрләреннән торган искиткеч бай коллекциясен тарих музеена бүләк итә. П.Шелапутин акчаларына гинекология институты, ирләр гимназиясе, 3 һөнәр училищесы, хатын-кыз укытучылар гим­назиясе, картлар йорты төзелә.Е.Мамонтовның матди ярдәме белән күп кенә ярлы рус рәссамнары иҗат итү мөмкинлеге алганнар, дөньяга танылганнар. П.Третьяков күренекле рәссамнарның картиналарын сатып алып, аларны пропагандалау өчен, дөньякүләм данлыклы Третьяков галереясенә нигез салган.

Мондый мисаллар бик күп һәм аларны татар тарихыннан да китерергә мөмкин. Татар халкын агарту өчен янып-көеп йөргән бик күп татар зыялыларын ишетеп беләбез. Мин, еракка китмичә, үзебезнең авылдан чыккан байлар турында гына берничә мисал китерәм. Гатаулла Сәлимҗанов юмарт була. Авылны әйләндереп алган киртәне, ба­су капкасын, күперләрне, кое-чиш­мә­ләрне, зират әйләнәсен, мәчет-мәдрәсә биналарын, каравыл йортын төзек хәлдә тотарга ярдәм итә. Мәчет-мәдрәсәләрне җылыту өчен ягулык биреп торган. Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайткач авылның һәр кешесенә бү­ләк­ләр өләшә торган була.

Кәсәбәче Әхмәтвәли Мәңгәр һәм аның кызы Сафия ханым Имре татар мәдәниятен үстерүгә, Төркиядә яшәгән татар әдипләренең әсәрләрен барлау, дөньяга танытуга зур өлеш кертәләр.

Без хәзер дә матди ярдәм күрсәтүче химаячеләр турында ишетеп торабыз. Ләкин болар революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда бик кечкенә. Алар халыкны талап җыйган капитал­ларын чит ил банкларына урнаштыралар, утраулар, зиннәтле яхталар, мәһабәт сарайлар, футбол клублары сатып алалар. Бу акчаларның бер өлешен генә дә, хәерчелек дәрәҗәсенә төшкән гади халык өчен тотсалар - намуслары бераз чистарыр иде.

Шәфкатьлелек кимүгә бара шикелле. Балалары исән булып та, картлар йортларында үзенең туган нигезен, ми­һербансыз балаларын сагынып яшәү­че әби-бабайлар саны арта бара. Фәлән җирдә картлар йорты ачылды, дигән күтәренке рухлы хәбәрләрне укыйсың да, шатлану урынына утырып елыйсы килә башлый.

Иясез этләр күбәйде, тавык, казларны тотып ашыйлар. Бер елны Олы Мәңгәрдә арканда торган бер бозауны да ботарладылар. Кешеләргә һөҗүм итү очраклары турында ишеткәләп торабыз. Моңа без үзебез гаепле. Этне яратып асрыйбыз, туйгач куып чыгарабыз. Бу чын шәфкатьсезлек үрнәге. Йорт эте, үзенең ерак бабалары бүреләр шикелле, табигатьтә кеше ярдәменнән башка яшәргә күнекмәгән. Тамагын туйдыру өчен ул каз, тавык­ларга һөҗүм итәргә мәҗбүрдер, шулай итеп ул кешеләрдән үч аладыр.

Адәм баласы күңеленә Аллаһы Тә­галә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны ничек саклап калырга соң?.. Монда бердәнбер юл булып Ислам дине, шәригать кушканча яшәү, шуңа кече яшьтән үк сабыйларны күнектерү тора. Бу эштә төп рольне гаилә уйнарга тиеш. Ә бөтен җәмәгатьчелек аңа ярдәм итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев