Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөгаллимне хөрмәтләп

Зыялы һәм затлы кеше сез. Укытучы буларак балаларга тирән белем биргән, яңа мәктәп салдыру өчен вакытын да, көчен дә кызганмыйча эшләгән, 30 елдан артык зур коллективны бер йодрыкта тоткан аксакал укытучы, мәктәп директоры Кадыров Нургадә Шәвәли улына да 80 яшь тулды. Кай арада узган да киткән бу гомер? Институт тәмамлаган,...

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Укытучы буларак балаларга тирән белем биргән, яңа мәктәп салдыру өчен вакытын да, көчен дә кызганмыйча эшләгән, 30 елдан артык зур коллективны бер йодрыкта тоткан аксакал укытучы, мәктәп директоры Кадыров Нургадә Шәвәли улына да 80 яшь тулды. Кай арада узган да киткән бу гомер?

Институт тәмамлаган, яшь, чибәр бөдрә чәчле егет бер белмәгән Бәрәскә авылына тарих укытырга дип кайта. Бу авыл аның өчен иң якын төбәккә әйләнер, бөтен гомере шунда үтәр дип уйлады микән ул? Нур абыйның иң бәхетле көннәре дә, борчулы төннәре дә шул авылда үтә. Яшьлек яры, химия, биология укытучысы Лидия апа белән тормыш корып яши башлыйлар. Укытучылар гаиләсендә бер-бер артлы 3 егет дөньяга килә. Балалар үстергәндә, мәшәкатьләр санап бетергесез булса да, алар өчен ул еллар иң бәхетле вакытлары. Иртүк эшкә китәсе, 2 сменалы уку көненнән соң төнгә кадәр сузылган җыелыш, педсоветлар үткәрәсе, берөзлексез килеп торган тикшерүчеләр белән уртак фикергә дә киләсе бар.

Әмма Нур абый авырлыклар алдында туктап кала торган кеше түгел. Үзендә ихтыяр көчен ул кечкенәдән, һәркөн берничә чакрым араны җәяүләп мәктәпкә йөргән вакытта ук тәрбияли. Максатчан егетнең белем алырга булган омтылышын кышкы бураннар, көзге яңгырлар гына туктата алмый. Бер ялгызы басу буйлап атлаганда, тормышын балаларга белем бирүгә багышлыйм дип хыяллангандыр ул. Юкса юллары пединститутка алып килмәс иде. Студент елларында ук аның оештыру сәләте, лидерлык сыйфаты ачык күренә. Бәрәскәдә укыта башлаганда да, район җитәкчеләре нәкъ шул сыйфатларына игътибар итеп, аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ул эшләгән елларда мәктәп сигезьеллыкка, аннан урта мәктәпкә әйләнә. Әйтүе генә җиңел, бу үзгәрешләрнең һәркайсы җитәкчедән салкын акыл, тирән белем таләп итә. "Мәктәптә очраклы кеше булырга тиеш түгел", - дигән фикердә була Нур абый. Шуңа күрә һәр килгән яңа укытучыны энә күзеннән үткәрә ул һәм үз янына белемле, бала язмышы өчен борчыла белүче коллектив туплый.

Ул үзе эшләгән чорда күпме балага белем, тәрбия бирүдә янып йөргән, күпме укытучыга профессиональ осталык дәресләре биргән. Мәктәпнең бүгенге көндә уңышлары бар икән, аларда һичшиксез Нур абыйның да өлеше зур. Чөнки хәзерге вакытта эшләүче коллективның үзәген "Нур абый мәктәбен" үткән укытучылар тәшкил итә. Алар Нургадә Шәвәли улы салган юлдан тайпылмыйча, балаларга белем үрләрен яулауда ярдәм итәләр.

Олы ихтирам хисләре белән Нур абыйның элекке укучылары, бүгенге көндә коллегалары Аида Фатыхова, Роза Әхмәтҗанова, Надия Дәүләтшина, Эльмира Сибагатуллина, Рафилә Әхмәдуллина, Зөлфия Хәйретдинова, Фәрит Сабирҗанов, Гүзәл Сабирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев