Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә татар телен укытуга кагылышлы белдерү ясады

Социаль челтәрләрдә татар телен укытмауга кагылышлы өндәмәләр законсыз, татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри предмет буларак укытыла, диелә аңлатмада. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аерым гражданнардан мөрәҗәгатьләр килеп ирешү һәм социаль челтәрләрдә татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыру сәбәпле аңлатма бирде. Бу белдерү министрлыкның рәсми сайтында басылып чыкты....
Социаль челтәрләрдә татар телен укытмауга кагылышлы өндәмәләр законсыз, татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри предмет буларак укытыла, диелә аңлатмада.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аерым гражданнардан мөрәҗәгатьләр килеп ирешү һәм социаль челтәрләрдә татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыру сәбәпле аңлатма бирде. Бу белдерү министрлыкның рәсми сайтында басылып чыкты.
Россия Федерациясе Конституциясе (68 маддә) Россия Федерациясе составына кергән республикаларга дәүләт телләрен билгеләргә хокук бирә. Татарстанның Конституциясе (8 маддә) һәм "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр" Татарстан Республикасы законы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт теле сыйфатында рус теле белән беррәттән татар теле дә билгеләнгән.
Федераль закон белән расланганча, Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы һәм "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр" законнары тарафыннан татар телен гомуми белем бирү тармагында Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак өйрәнү каралган.
Россия Федерациясе Конституция суды карары белән (2004 елның 16 ноябре № 16-П) Татарстан Республикасында гомумбелем оешмаларында татар һәм рус телләрен дәүләт теле сыйфатында өйрәтү Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми дип табылды. Димәк, татар теле Татарстанның барлык гомумбелем оешмаларында мәҗбүри предмет буларак өйрәнелергә тиеш. Шул рәвешле, социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакырулар гамәлдәге кануннарга каршы килә һәм ата-аналарга дөрес булмаган мәгълүмат җиткерелә.
Шуны да билгеләп үтәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теленә өйрәтүнең методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү дәвам итә.
20 июльдә Йошкар-Олада узган Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Премьер-министры А.В. Песошин 2018 елның 1 гынварыннан рус телен өйрәнү күләмен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәш иткән күләмгә җиткерү турында карар кабул итте. Шулай ук Татарстан Республикасында тел сәясәтен камилләштерү буенча башка чаралар карала.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/07/147889/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 20:15Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми.6000
-
24 гыйнвар 2021 - 19:10Сөю капкасы Кергән идек бу дөньяның Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.5900
-
24 гыйнвар 2021 - 18:202021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты Фаразлаулар буенча, Татарстанга өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.6400
-
24 гыйнвар 2021 - 17:20Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.5600
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.12000
-
24 гыйнвар 2021 - 15:10Яктырткычың бармы, җәяүле? Соңгы вакытта ЮХИДИның нәкъ шушы проблемага басым ясавын аңларга да була.6500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.8100
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.16600
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.6100
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.10000
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.15100
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.9800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
22 гыйнвар 2021 - 15:09Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.17200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика