Әтнә таңы

Мәңгәр авылы тарихыннан бер мизгел

Олы Мәңгәр зур авыл. Ул бай тарихы, олы шәхесләре белән мактана ала. Шиһабетдин Мәрҗәни Мәңгәр тарихы буенча зур мәгълүмат калдырган. Шаһиәхмәт Мәңгәри хәзрәт китапларында Олы Мәңгәргә зур урын бирелә. Районыбыз тарихчысы Мидхәт Сөләйманов әсәрләрендә дә авылыбыз турында кызыклы фактлар күп. "Әтнә таңы" газетасы битләрендә басылган якташларыбызның тарихи мәкаләләрендә Олы Мәңгәр...

Олы Мәңгәр зур авыл. Ул бай тарихы, олы шәхесләре белән мактана ала. Шиһабетдин Мәрҗәни Мәңгәр тарихы буенча зур мәгълүмат калдырган. Шаһиәхмәт Мәңгәри хәзрәт китапларында Олы Мәңгәргә зур урын бирелә. Районыбыз тарихчысы Мидхәт Сөләйманов әсәрләрендә дә авылыбыз турында кызыклы фактлар күп. "Әтнә таңы" газетасы битләрендә басылган якташларыбызның тарихи мәкаләләрендә Олы Мәңгәр сүзе еш искә алына. Ниһаять, авылыбыз шагыйре Вильдан Мәхмүт һәм чыгышы белән Мәңгәрдән булган галим Марсель Әхмәтҗанов "Олы Мәңгәр авылы тарихы" дигән китап язып зур эш башкардылар. Ләкин тарих дәвамлы булырга, яңа материаллар белән тулыландырылып барылырга тиештер. Бүгенге гадәти хәлләр дә иртәгә тарихка әверелә, күпмедер вакыттан соң онытылып эссез югала. Вакыйгалар азмы-күпме теркәлеп барылса гына тарих дәвамлы буладыр. Авылның тарихын элекке буыннардан кабул итеп, аны хәтерендә саклаган картларны мин яхшы хәтерлим. Аларның сөйләгәннәрен авыз күтәреп исебез китеп тыңлап утыра идек. Без малайлар ул вакытта яшьлек җүләрлеге белән алар сөйләгән вакыйгаларны кәгазьгә теркәп куя алмаганбыз,кызганыч билгеле.18-20 йөзләргә караган авыл тарихы турындагы күпме материалны олылар үзләре белән бакый дөньяга алып киттеләр.

Хәзер үкенеп утырып булмый,соң булса да уң булсын дип,мин олылардан ишеткән ,авылыбызның хәзерге тарихына багышланган үзем белгән нәрсәләрне сызгалый башладым.Бәлки аларның киләчәкктә кемгәдер кирәге чыгар.

Минем кулыма моннан 80 ел элек язылган 1933 елгы Олы Мәңгәр,Әтнәгә кагылышлы бер документ килеп керде.Мин аны татарчага тәрҗемә итеп газета укучаларына тәкъдим итәм.Анда Олы Мәңгәрдәге үзенчәлекле архитектурага ия 2-3 катлы 40 лап йортның берсе- больница булып хезмәт иткән 2 катлы йортның язмышы бәян ителә.Менә ул документның эчтәлеге:

Тукай районы башкарма комитетына һәм район сәламәтлек саклау инспекторына.

Реклама

Моның белән Татнаркомздрав Сезгә Олы Мәңгәр авылындагы больницаныябып ,1933 елда Әтнә авылында больница төзеләчәген белдерә.Моның өчен 1933 елның мартында ук ,чана юлы төшү белән Олы Мәңгәрдәге больницазданиесен бөтен янкормалары белән Әтнәгә күчерергә,стационар корпусның беренче этажын яңадан планлаштыру эшләрен башларга. Больница төзелеше өчен 3 га. дан даким булмаган яңа җир участогын бүлеп алырга. Ә моңарчы бүлеп алынган җир участогы яңа больница төзү таләпләренә җавап бирми - бу турыда врач Кутуева һәм район сәләмәтлек инспекторы хәбәрдәр. Яңа җир участогы авыл кырыендагы яшеллектә яки агачлар утырту мөмкинлеге булган, су белән тәэмин ителгән, уңай килү юллары булган урында булырга тиеш. Бу участокта торак йортлар һәм башка корылмалар төзелергә тиеш түгел. Теге яки бу участокны сайлап алу турындагы комиссия актын, район врачлары катнашында төзергә, җир планының күчермәсен бөтен размерлары белән, дөнья якларын, анда төзеләчәк корылмаларны күрсәтеп, яңа больница төзелешенең генераль планын төзү өчен кичекмәстән Татнаркомздравка җибәрергә. Яңа зданиеләр, корылмалар бу генераль план буенча гына төзеләчәк. Районга бирелгән 2000 сум акчаның 1500 сумын Күлле-Киме больницасын ремонтлау, 500 сумнан кимрәген Мәңгәр больницасы (зданиене җылыту, аны җимерелүдән саклау) өчен тотарга. Яңа больницатөзү өчен алынган йортны, беренче чана юлы төшү белән, яңа җир участогына күчерергә. Ә хәзерге больницаның беренче, икенче этажларының планын, карап чыгу, төзәтмәләр кертү өчен безгә җибәрегез. Әтнә амбулаториясенең страховой суммасының калдыгын булачак яңа здание корпусының фундаментын төзү өчен тотарга һәм март ахырында әзер фундаментта Олы Мәңгәрдән китерелгән больница зданиесе материалларыннан төзелешне башларга. Стационар зданиесе урып-җыю компаниесе башланганчы, ягъни 1 июльгә әзер булырга тиеш. Бу срок (15 март - 1 июль) төзелешне тәмамлау өчен җитә дип санала.

ТССР Наркомздрав Корбангалиев.

Планлаштыру инспекторы.

Хәзер андый күпкатлы тарихи борынгы агач йорт Олы Мәңгәрдә берәү генә калды. Анысы да ярымҗимерек хәлдә, хәзерге буыннан ярдәм көтеп, моңсуланып утыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: