Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәр катогында – хоккей бәйгесе

Бәйрәм ялларында Олы Мәңгәр авылы хоккей мәйданчыгында шушы җирлеккә караган командалар арасында хоккей бәйгесе булып узды. Бәйгенең төп иганәчесе - "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы идарәсе иде. Әлеге бәйгедә биш команда катнашты. Авыл яшьләре, Иске Мәңгәр, мәктәп, өлкәннәр, студентлар командалары арасында барган бәйге иртәнге 9.00 дә башланып, кичке 17.00 гә хәтле барды....

Бәйрәм ялларында Олы Мәңгәр авылы хоккей мәйданчыгында шушы җирлеккә караган командалар арасында хоккей бәйгесе булып узды. Бәйгенең төп иганәчесе - "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы идарәсе иде.

Әлеге бәйгедә биш команда катнашты. Авыл яшьләре, Иске Мәңгәр, мәктәп, өлкәннәр, студентлар командалары арасында барган бәйге иртәнге 9.00 дә башланып, кичке 17.00 гә хәтле барды. Беренче урынга 9 очко җыеп студентлар командасы лаек булды. Алардан бер генә очкога калышып, өлкәннәр командасы икенче урын яулады. Өченче урында авыл яшьләре калды. Мәктәп укучылары дүртенче, ә Иске Мәңгәрләр бишенче урында калды. "Иң яхшы уенчы" исеменә студентлар командасыннан Рамил Халиков, Илнар Хисмәтуллин, "Иң яхшы капкачы" исеменә мәктәп командасыннан Инсаф Кәримов һәм авыл яшьләре командасыннан Булат Шәрәфиев лаек дип табылды. Бәйгедә берәү дә бүләксез калмады. Җиңүчеләргә төп призлар тапшырылса, җиңелүчеләр кызыксындыру бүләгенә ия булды. Мәктәп янында урнашкан боз мәйданчыгы кышкы каникул көннәрендә бала-чага тавышларыннан гөр килеп торды. Аны булдыруда үзеннән көч керткән һәркемнең хезмәте бушка китмәде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: