Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәр әле данын кайтарыр...

Олы Мәңгәр урта мәктәбе районыбызда иң өлкән мәктәпләрнең берсе. Ерак 1926 елда ачылган мәктәпнең 90 еллыгы якынлаша. Һәркемгә дә үзе укыган мәктәп, аның укытучылары якын булган кебек, бу мәктәп тә минем өчен балачакның, кыңгыраулы мәктәп елларымның матур бер хәтирәсе булып тора. Безгә хәтле укыганнар өчен элекке иске мәктәп тә шулай...

Олы Мәңгәр урта мәктәбе районыбызда иң өлкән мәктәпләрнең берсе. Ерак 1926 елда ачылган мәктәпнең 90 еллыгы якынлаша.

Һәркемгә дә үзе укыган мәктәп, аның укытучылары якын булган кебек, бу мәктәп тә минем өчен балачакның, кыңгыраулы мәктәп елларымның матур бер хәтирәсе булып тора. Безгә хәтле укыганнар өчен элекке иске мәктәп тә шулай булгандыр. Кызганыч, ул күптән юк инде. Шуңа да укып бетерүләренең 40, 50 еллыкларын үткәрүчеләргә дә шушы мәктәптә очрашырга туры килә. Мин алтынчы сыйныфта күчәкән таш биналы хәзерге мәктәп 1984 елда аякка басты. Белүемчә, ул чактагы мәктәп директоры Рафаэль абый Гарипов та, укытучылар коллективы да яңа мәктәп төзелешенә бик зур өлеш кертте. Хәзер инде алар барысы да диярлек лаеклы ялда, мәрхүм булганнары да байтак. Иң изге һәм якты теләкләр белән алар алдында башымны иям.

Узган уку елы башыннан Олы Мәңгәр мәктәбен Зөлфия Муллагалиева җитәкчелек итә. Бүгенге көндә биредә 94 бала укый. Аларга 19 укытучы белем бирә. Араларында дистә еллардан артык гомерләрен багышлаганнары да, әле яңарак кына бу авыр да, мактаулы да хезмәткә килгәннәре дә бар. Зөлфия Гомәр кызы үзе дә шушы мәктәптә 1993 елдан бирле балаларга белем бирә. Мәктәпнең уку елында ирешкән уңышлары да саллы. 9-11 сыйныф укучылары арасында узган республика олимпиаданың район туры нәтиҗәләре буенча 11 сыйныф укучысы Зилә Якупова (җитәкчесе Рәзинә Сабирова) геологиядән җиңүче булса, 8 сыйныф укучысы Регина Мостафина (җитәкчесе Айнур Җәләлиев) хокуктан, 9 сыйныф укучысы Инзилә Ибраһимова,10 сыйныф укучысы Инсаф Зиннәтов (җитәкчеләре Рәмзия Фазлыева)татар теленнән призерлар булдылар. 6 - 8 сыйныф укучылары арасында узган олимпиадаларда исә 8 сыйныф укучылары Алсу Гайнетдинова (җитәкчесе Халисә Сәләхетдинова) татар әдәбиятыннан җиңүче, татар теленнән һәм рус теленнән (җитәкчесе Айсылу Зарипова) призер , Диләрә Җиһаншина (җитәкчесе Айсылу Зарипова) рус теленнән җиңүче, татар теленнән ( җитәкчесе Халисә Сәләхетдинова) призер булды. Моннан тыш, мәктәп укучылары төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнашып та урыннар алып киләләр. Россиякүләм "Россия династияләре" бәйгесенең республика этабында катнашып, 7 сыйныф укучысы Вероника Куликова (җитәкчеләре Гөлия Мөхәммәтшина, Алсу Камалетдинова) икенче урын алды. Россия Ислам университеты үткәргән "Мин журналист булырга телим" бәйгесендә катнашып, ? сыйныф укучысы Зилә Сәләхетдинова сертификат,11 сыйныф укучысы Зилә Якупова исә "Минем илнең киләчәге - минем кулларда" бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, беренче урынга лаек булды. Санап китсәң, мондый җиңүләре бихисап аларның. Болар барысы да тырыш коллективның уртак хезмәт җимеше. 2013 елда мәктәпнең ике укытучысы - Халисә Сәләхетдинова һәм Рәмзия Фазлыева "Наш лучший учитель" грантына ия булды. Мәктәп спорт чараларында да актив катнаша. Күптән түгел булып узган көрәш бәйгесендә дә район Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев аларның бу өлкәдәге уңышларын "Рәхмәт хаты" белән билгеләп үтте һәм мәктәпкә теннис өстәле бүләк итте. Җыр- биюгә дә оста алар. Җиденче сыйныф укучысы Мөнир Мәрданов "Созвездие- Йолдызлык" бәйгесендә җиңеп, Пирамидада мәшһүр Зилә Сөнгатуллина белән бергә чыгыш ясау бәхетенә иреште. Дилә Сәләхетдинова, Зилә Якупова, Лилия Сәфәргалиевалар да - төрле җыр бәйгеләре җиңүчеләре. Мәктәп җирле үзидарә һәм күмәк хуҗалык белән дә тыгыз элемтәдә тора. Ә монысы инде, җитәкчеләр Айдар Шәрипов белән Вазыйх Хисматуллинның авылның киләчәгенә, яшь буынга тәрбия бирү проблемаларына битараф булмавыннан килә. Мәктәпне ит һәм сөт белән тәэмин итеп торучы да нәкъ менә күмәк хуҗалык. "Нинди генә проблема булса да, шуларга мөрәҗәгать итәбез. Ярдәм күрсәтмичә, борып чыгарганнары юк", - ди Зөлфия Гомәр кызы. Уку елы акрынлап ахырына якынлаша. Әмма биредә бар да җәйгә әзерләнә. Тәрәзә төпләрен тутырып үскән помидор, баклажаннар, чәчәк атып утырган борычлар әнә шул хакта сөйли. Ә чәчәкләрне әйтеп тә тормыйм. Быел участок белән идарә итүне укытучы Нурания Нуриевага тапшырганнар. 2015 елда мәктәптә капиталь ремонт эшләү планлаштыралар. Уку елы барышында җылы туалет эшләткәннәр, коридорга матур итеп ремонт ясалган. "Бакча ясамасаң, алма булмый," - дигәннәр борынгылар. Мәңгәр мәктәбе дә бүген әнә шулай "бакча" ясый. "Җимешләре" дә татлы булып, кайчандыр республикага дан тоткан мәктәп үзе кебекләр арасында лаеклы урынын табар дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев