Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәр мәктәбендә ярминкә

Үзгәрешләр бары уңайга Район мәктәпләрендә "Уңыш" бәйрәмнәре башланып китте. Җәй эчендә мәктәп яны тәҗрибә участокларында үстерелгән мул уңыш, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе буларак үтә торган мондый бәйрәмнәр һәр мәктәптә матур традициягә әйләнеп бара. Шундый матур бәйрәм көзге каникуллар башланыр алдыннан Олы Мәңгәр урта мәктәбендә булып узды. Мәктәп бәйрәмчә бизәлгән. Көзге байлыклардан...

Үзгәрешләр бары уңайга

Район мәктәпләрендә "Уңыш" бәйрәмнәре башланып китте. Җәй эчендә мәктәп яны тәҗрибә участокларында үстерелгән мул уңыш, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе буларак үтә торган мондый бәйрәмнәр һәр мәктәптә матур традициягә әйләнеп бара.

Шундый матур бәйрәм көзге каникуллар башланыр алдыннан Олы Мәңгәр урта мәктәбендә булып узды. Мәктәп бәйрәмчә бизәлгән. Көзге байлыклардан , табигый материаллардан эшләнгән күргәзмәләр күзне иркәли. Бар икән хыял, бар икән фантазия... Төсләрнең дә алтын көзгә генә хас булганнарын сайлаганнар. Һәр сыйныф бу эшкә иҗади яктан килеп әзерләнгән. Бәйрәм уңаеннан авыл җирлеге, күмәк хуҗалык вәкилләрен кунак итеп чакырганнар. Ә алар ,үз чиратында, буш кул белән килмәгәннәр. Җәйге чорда күмәк хуҗалыкка ярдәм итүчеләргә акчалата бүләк тапшырдылар. Күрше "Күшәр" күмәк хуҗалыгы да үзләрендә эшләгән укучыларны онытмаган. Укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы исә җыр- бию белән үрелеп барды. Куларындагы күпереп пешкән икмәккә хөрмәт, хезмәткә мәхәббәт - чыгышларда әнә шул ачык чагылды. "Уңыш" бәйрәмен, һичшиксез, ярминкәсез күз алдына китерү мөмкин түгел. Һәр сыйныф алдан әзерләп килгән пешкән ризыкларын, кул эшләрен тәкъдим итте. Монда җаның теләгән бар әйберне дә табарга мөмкин. Алай гына да түгел, "кафе"га кереп тамак та ялгап алу мөмкинлеге дә бар иде. "Уңыш" бәйрәменнән укучылар үзләре дә, укыткан укытучылары да, килгән кунаклар да канәгать калгандыр дип уйлыйм. Мәктәптә уңай якка үзгәрешләр дәвам итә. Күмәк хуҗалык белән хезмәттәшлек тә ныгыганнан- ныгый. Әнә мәктәп янында авыл яшьләре яңа хоккей мәйданчыгы эшли башладылар. Башлап йөрүчеләрнең берсе Илназ Хисмәтуллин сүзләренә караганда, бу эшкә хуҗалык җитәкчесенең , Бәхтияр авылыннан бертуган Хәсбиуллиннарның ярдәме бик зур. Кулны- кулга тотынышып эшләгәндә нәтиҗәсе дә берәгәйле буласы көн кебек ачык. Ә файдасы турында әйтеп тә тормыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев