Әтнә таңы

Мәңгәр музыканты

Мөхәммәтҗан Әхмәтҗәнов 1880 елда туган.Күптән инде гүр иясе булса да, ул халык күңелендә яши торган шәхесләрнең берсе.Ул аксылрак сакаллы, кечерәк гәүдәле карт булып күз алдында тора.Аның тормышы - гади авыл татарының шул чордагы яшәешенең типик чагылышы.Авыр игенче хезмәтеннән арынып торган вакытларда, тормыш алып бару өчен, бәхет эзләп читкә чыгып китү...

Реклама

Мөхәммәтҗан Әхмәтҗәнов 1880 елда туган.Күптән инде гүр иясе булса да, ул халык күңелендә яши торган шәхесләрнең берсе.Ул аксылрак сакаллы, кечерәк гәүдәле карт булып күз алдында тора.Аның тормышы - гади авыл татарының шул чордагы яшәешенең типик чагылышы.Авыр игенче хезмәтеннән арынып торган вакытларда, тормыш алып бару өчен, бәхет эзләп читкә чыгып китү гадәти күренеш булган.Мөхәммәтҗан да Бакуга китеп нефть промыселләрендә хезмәт куя.(Анда Мәңгәрнең Гарифҗан да эшли, ул аннан бер кулын өздереп кайта, соңыннан авылның иң оста бакчачысы булып таныла.Мәңгәр халкы "Чулак Гарифҗан"ны әле дә зур хөрмәт белән искә ала).Бакуда эшләгәндә Мөхәммәтҗан үзеннән 22 яшькә яшьрәк булган, 14 яшьләр тирәсендәге мөсафир,ятим кызны очрата,аны тәрбияли,өр-яңадан киендерә, Мәңгәргә алып кайтып, шул кызга өйләнә.Битендә миңе булган Миңкамал исемле бу чибәр кыз Мәңгәрнең иң оста тегүчеләренең берсе булып таныла.Аның Крупская исемендәге промартельнең Мәңгәр филиалында тегүче булып эшләгәне хәтердә калган.Мөхәммәтҗан абый белән Миңкамал апаның 2 улы , бер кызы булган.1923 елгы олы улы Мостафа 1942 елда сугышка китә һәм шул ук елны хәбәрсез югала.1926 елгы Абдулла да Бөек Ватан сугышында катнаша.1930 елгы кызлары Мәликәнең бер хәрбигә кияүгә чыкканы хәтеремдә. Аларның ул вакытта өйләре кечкенә булып,ул да тегәргә китергән заказлар белән тулы булыр иде.Мөхәммәтҗан абый алтын куллы кеше.Ул колхозның ындыр табагындагы кул белән әйләндерә торган машиналарын ремонтлый.Ул бик яхшы столяр, эш коралларының күплеге белән дан тота.Ләкин аны халыкка таныткан нәрсә-аның үзе ясаган скрипкәсе.Махсус белеме, тиешле җиһазлары, кораллары булмаган килеш, кул астындагы материаллардан ул аны ничек ясагандыр, монысы бик гаҗәп. Ләкин ул бу скрипкәсы белән клубларда уйный, концертларда чыгыш ясый, кичләрен капка төпләрендә халыкны моңландыра, җыйналган бала-чаганы биетә. Каз сую өмәләре дә Мөхәммәтҗан агадан башка үтми. Кызлар каз түшкәләрен юарга алып төшкәндә, ул скрипкә уйнап аларны озата бара. Мөхәммәтҗан абый скрипкәдә ,укытучы Байбеков Закир абый мандолинада, Муллагалиев Дәүли абый һәм аның уллары тальянда уйнап музыкаль ансамбль буларак та чыгыш ясыйлар. Бу музыкантлар инде бакый дөньяга күчтеләр, ләкин алар уйнаган көйләр әле дә күңелдә яңгырап тора. Мин Мөхәммәтҗан абыйны искә төшергәндә Тукай сүзләре искә төшә: "Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул." Моңлы булмаган кеше авыл шартларында скрипкә ясый алыр иде микән дә, халык күңеленә үтеп керерлек итеп анда уйный алыр иде микән? Аңа вакытында тиешле белем, тиешле шартлар тудырылган булса, Амати, Страдивари кебек мәшһүр оста булып җитешкән булыр иде. Мөхәммәтҗан абый өлкән буыннар күңелендә бүген дә саклана.Ә менә хәзерге яшь буын аны белми.Минем бу язмам яшьләр күңелендә Мәңгәр тарихы, аның кешеләре белән аз-маз кызыксыну уятса,мин бик шат булыр идем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: