Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәр укучылары укытучылары белән хушлашты

Бүген Олы Мәңгәр урта мәктәбен моннан дистә еллар элек тәмамлаучылар авылның хөрмәтле кешесе,укытучы Миннәхмәтова Гөлүсә Миннәхмәт кызы белән саубуллашты. Мәктәпнең данлы елларында меңәрләгән балага рус телен укыткан мөгаллим, күп еллар мәктәпнең уку укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Гөлүсә Миннәхмәт кызы озак авырудан 83 яшендә күзләрен мәңгелеккә йомды. Гөлүсә...

Бүген Олы Мәңгәр урта мәктәбен моннан дистә еллар элек тәмамлаучылар авылның хөрмәтле кешесе,укытучы Миннәхмәтова Гөлүсә Миннәхмәт кызы белән саубуллашты. Мәктәпнең данлы елларында меңәрләгән балага рус телен укыткан мөгаллим, күп еллар мәктәпнең уку укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Гөлүсә Миннәхмәт кызы озак авырудан 83 яшендә күзләрен мәңгелеккә йомды. Гөлүсә апаның укучылары, хезмәттәшләре аның тормыш иптәше Наил Мәхмүт улының , кызлары Гүзәл белән Гөлшатның, улы Ниязның, оныкларының, оныкчыкларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагың җиңел, тар каберләрең киң булсын Гөлүсә апа! Якыннарын Аллаһ тәгалә сабырлыктан аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев