Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәр өйрәнүләргә әзер

Олы Мәңгәр мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр узды.

Авыл җирлеге җитәкчесе Вәзыйх Хисмәтуллин сүзләренә караганда, хәвеф-хәтәр белән бәйле очракта бирегә Казанның 9 оешмасыннан 4333 кеше яшәргә кайтырга мөмкин. Җирле МЧС вәкиле Рамил Гарипов әйтүенчә, бу - өйрәнүләргә әзерлек кенә. Районда ул дәвам итә һәм Олы Мәңгәр җирлеге шундый 9нчы объект. Махсус өйрәнүләр исә 19-20нче ноябрьләрдә уза.

Төгәлрәк мәгълүматларны кайтучыларны каршы алу һәм вакытлыча урнаштыру төркеме җитәкчесе Сылу Зариповадан алдым. Билгеләнгән белгечләр Казаннан кайтучыларны каршы алып, документларын тикшерәләр. Аларны вакытлы пунктта - мәктәпнең спортзалында урнаштыралар. Җитәкче урынбасары Гөлия Мөхәммәтшина исә, һава тревогасы буенча инструктаж үткәрә. Моннан соң, "эваконаселение"не учетка алу төркеменә киләләр һәм иң соңыннан озату төркеменә баралар. Бу төркем эшчәнлеге хакында җитәкчесе Гөлшат Мәхмүтова белән урынбасары Гөлсинә Шакировадан сораштым. Бурычлары - гражданнарны исемлек нигезендә бүлеп, йортларга урнаштыру.

Аңлавымча, авыл җирлеге махсус өйрәнүләргә әзер. Тик моның кирәге чыкмасын, хәвеф-хәтәр була күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев