Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәрдә “Хәтер көне”

15 октябрь көнне Олы Мәңгәр Мәдәният йортында Явыз Иванның Казанны алганда бәйсезлек өчен көрәштә башларын салган бабаларыбызны «Хәтер көне» уңаеннан искә алу, алар рухына догалар уку үткәрелде.Бу кичәдә мәчет картлары,авыл өлкәннәре ,Олы Мәңгәр авыл җирлегенең мәдәният эчшәннәре катнашты.Милли ризыкларга бай чәй өстәле артында ,авылыбыз имамы Рафаэль хәзрәт, татарларның Ватаннарын саклау...

15 октябрь көнне Олы Мәңгәр Мәдәният йортында Явыз Иванның Казанны алганда бәйсезлек өчен көрәштә башларын салган бабаларыбызны "Хәтер көне" уңаеннан искә алу, алар рухына догалар уку үткәрелде.Бу кичәдә мәчет картлары,авыл өлкәннәре ,Олы Мәңгәр авыл җирлегенең мәдәният эчшәннәре катнашты.Милли ризыкларга бай чәй өстәле артында ,авылыбыз имамы Рафаэль хәзрәт, татарларның Ватаннарын саклау өчен көрәштә күрсәткән каһарманлыгы турында зур вәгазь сөйләде.Аның вәгазе тарихи фактлар белән баетылган ,хәзерге татар тормышы белән бәйләп, мавыктыргыч итеп әзерләнгән иде.Шаһит киткән бабаларыбыз рухына догалар укылды.Авылда дини тәрбияне мәдният,мәктәп белән бәйләп алып баруың кирәклегенә басым ясалды.Кичә эчкерсез сөйләшү белән барды. Мондый чараларны ешрак үткәрү кирәклегенә басым ясалды.

Кичәне әзерләү ,үткәрүдә зур тырышлык күрсәткән мәдәният эшчәннәренә ,авыл китапханәсе мөдире Гарифҗанова Гөлшатка зур рәхмәт әйтәсе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев