Әтнә таңы

"Мәңгәрләр көн дә килми..."

Тарих төпкелендә яткан энҗе-асыл­таш­ларны мирас итә белүче бәрәскәләр әнә шулай зурлап әзерләнеп, бик якын туганнарын көткән күк каршыладылар мәңгәрләрне. Барысы да алдан җиде кат үлчәп, бер кат киселде.

“Нәкъ менә безнең Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләрне зурлап үзләренә, Олы Мәңгәр авылына чакырып, бик җылы очрашу оештырганнары һәм әле дә безнең яшәешебез белән кызыксынып торганна­ры, өлкәннәребез күңеленә очкын салып кайтара белгәннәре өчен дә,  Мәңгәр китапханәсенең “Асылташ” клубына йөрү­челәргә бик рәхмәтле без.

Үзебез дә шул көннән башлап бу җирлеккә, бу авыл халкына, Олы Мәңгәр авылы тарихына икенче күзлектән карый башладык”, – дип сөйли Түбән  Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова. “Чыгышы белән Олы Мәңгәр җирлегеннән булучылар байтак икән безнең Бәрәскәдә, аларны да барлап алдык, үзебезнең кафеда гына да бу авылның осталары эшләгәненә куандык.Уртак уңышлар, уртак танышлар... Аллаһы Тәгалә тик торганда гына бу ике авылның зыялы, зирәк өлкәннәрен бергә очраштырмагандыр.”, – дип,   куана кунакларны каршы алырга җыенучы кафе җитәкчесе Сәрия Хәйруллина. “Мирас” клубына йөрүчеләрдән бигрәк җитәкчеләребез әзерләнделәр бу очрашуга. Аларның дулкынланулары безгә дә күчте", – дип сүзгә кушыла  Түбән Бәрәскә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Сөембикә апа Садриева белән китапханәче Алсу Хәйруллина.

Бәрәскә китапханәсе каршында  бишенче елын эшләүче “Мирас” клубы белән дә, ике клуб – “Асылташ” белән “Мирас” арасында дуслык күпере сузылып, аларның тәүге дуслашулары Олы Мәңгәрдә, Театр елына багышланып  узуын инде сез беләсез.
Бу юлы кунак булып килүче Мәңгәрнең асыл затларын “Хуш киләсез, сезне үзебезнең җирлектә күрүебезгә бик шатбыз. Пәйгамбәребез дә Мәүлид аенда кунакларга йөрешегез, дигән”, – дип сәламләде  ветераннар советы рәисе Сөембикә апа Садриева.

Реклама


Дуслык күперенең Бә­рәс­кәдә узганы Пәйгам­бәребез туган Ра­бигыль-Әүвәл аен зурлаудан баш­ланды. Мәдрәсәдә укып, дини белем алган Дания абыстай белән Гөл­җиһан абыстай Пәйгам­бәребезнең дөнья­га килүе, аның нин­ди кеше булуы ха­кында сөйләсәләр, Асия абыстай исә Коръән аять­ләрен укыды, иллегә якын кеше бергәләп тәкъ­бир, салават әйтеп, аны пәйгамбәребез Мө­хәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.)нең рухына   багыш­ладык. Аннан соң  Олы Мәңгәрдән кунак булып килгән Сәкинә абыс­тайның Хаҗга баруын, анда күргәннәрен сөйләвен дә бик кызыксынып, йотлыгып тыңладык.
Бәрәскә мәктәбе баш­лангыч сыйныф укучыларының, шигырьләр сөй­ләп, догалар укып, са­лаватлар әйтеп килгән кунакларны сәламләвен  кунаклар да “Сөбеханаллаһ. Бәрәскәдә дин көчле шул...” – дип, сөенеп  тыңладылар. Күрешү барышында “Әниләр көне” дә онытылмады. “Мирас” клубына йөрүче Фә­ридә Гайнетдинованың ба­лаларның аналарга мө­нәсәбәте хакында сөй­ләгән бик гыйбрәтле хикәясе дә йөрәккә сеңде. Олы Мәңгәр авылы ки­тапханәчесе Гөлшат Га­рифҗанова бә­рәскәләргә кечкенә ге­­нә күчтәнәч итеп, зур авылның тарихы язылган китап  бүләк итте.

Һәм үзләренең  “Әниләр көне”нә багышлап ясаган презентацияләрен  тәкъдим итте. Әниләргә багышланган  сөйләмнең иң тәэсирлесе Татарстанның халык, Русиянең ат­ка­занган артисты, ТАССР, Г.Тукай исемендәге  дәү­ләт премиясе лауреаты Наилә Гәрәеваныкы булгандыр. Ул тирән хөрмәт белән:  “Мин сезнең киленегез генә. Һәрчак мине зурлап, бер генә чарадан да калдырмыйсыз. дип,  чыгышын Бәрәскә халкына рәхмәт әйтүдән баш­лады. Олы Мәңгәр авылының да үзенә бик кадерле булуын, анда дус­ты Фирдәвес Әхтәмованың җирләнүен, һәр елны аның каберен зиярәт итү­лә­рен, авыл тарихы белән та­нышуларын әй­теп үт­кәч, Ш.Хөсәеновның “Әни­­емнең ак күлмәге” (12+)  спектак­леннән Ана мо­нологын укыды.
Менә шулай рәхәт итеп,  җылы итеп аралашты бу ике авылның ике клубына йөрүчеләр, өлкән яшьтәгеләре бар, урта яшьтәгеләре... Ике авылныкы  булсалар да, күңелләре бер дулкында тирбәлде  аларның, Бә­рәскәнең "Көтүче"се (Нә­зирә Хәкимуллина – фотода)) бе­лән сыер савучысы (Суфия Сәмигуллина – фотода)  үзләре сәхнәләштергән өзекне уйнарга чыккач та алкышларга күмделәр.   
Кунак азрак тыйнак та булырга тиештер күрәсең, бәрәскәләр чыгышыннан соң, Олы Мәңгәрнең үзешчән артисткасы Хәтирә апа Рәхимованың “Саташу” спектаклендә­ге үзем тыңлап туя алмаган фәлсәфи өзеген сөйләвен көттем. Аягына галошларын киер­теп, бәрәскәләр алдына чыгарасым килде. Олы Мәңгәр халык театры артистларының бай­тагы кунак булса да бу кичәдә, Бәрәскәдән чыккан артистларның күп­леген истә тоттылар булса кирәк. “Безгә әле бу өлкәдә сездән үрнәк алып өйрәнәсе дә өйрәнәсе икән...” дип, дусларын күтәргәләп, мак­тап та куйдылар. Менә шул сыйфатларына сокланудандыр, район ве­тераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов та Бәрәскәдән чыгыш ясамый китә алмады.


"Журналистларыбыз да монда...", дип башлаган иде Сөембикә апа Сад­риева очрашуны. "Га­зета килүгә тиз генә Бәрәскәләр хакында язмадылармы икән дип, мәкалә эзли башлыйбыз хәзер. "Әтнә таңы" коллективына рәхмәт, безгә бик күп мәгълүмат җиткерәләр, кая барсак та безнең белән йөриләр...", – дип, Хәлимә апаның рәхмәт әйтеп төгәлләвен дә сөенеп кабул иттек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: