Әтнә таңы

Мәңгәрнең бакчачы Гарифҗаны

Әллә нинди зур эшләр майтармасалар да, яшәү рәвешләре, кылган изгелекләре, үҗәтлекләре белән башкаларга үрнәк булып торган кешеләр була. Безнең авылның Шәрипов Гарифҗан абый нәкъ шундый шәһес иде. Инде ул авыл халкы күңеленнән акрынлап онытыла бара, өлкән кешеләр хәтерендә генә яши. Минем "Чулак Гарифҗан" турындагы бу язмам яшь буынга барып ирешсә,...

Реклама

Әллә нинди зур эшләр майтармасалар да, яшәү рәвешләре, кылган изгелекләре, үҗәтлекләре белән башкаларга үрнәк булып торган кешеләр була. Безнең авылның Шәрипов Гарифҗан абый нәкъ шундый шәһес иде. Инде ул авыл халкы күңеленнән акрынлап онытыла бара, өлкән кешеләр хәтерендә генә яши. Минем "Чулак Гарифҗан" турындагы бу язмам яшь буынга барып ирешсә, минем күңелем тыныч булыр иде.
Гарифҗан абый 1894 елда туган. Чыгышы белән Иске Мәңгәрдән булса кирәк. Туганлыгы булгангадыр, ул И. Мәңгәрнең Хәҗәр апаларга еш төшә иде. Яшь вакытында Гарифҗан абый Олы Мәңгәрнең Әхмәтҗанов Мөхәммәтҗан (скрипкачы Бүре бабай) белән Бакуның нефтьпромысельләрендә эшләгән, аннан бер кулын өздереп, инвалид булып кайткан. Авылга кайтып ул Латыпова Шәрәфәт апага йортка кергән. Ул вакытта Күәм Латыйп кызы Шәрәфәт апа үзенең бертуган апасы Мәрьям белән бергә яши. Ул 1931 елдан бирле Олы Мәңгәр медпунктында санитарка булып эшләгән. Ул кешеләр белән йомшак мөгамәләсе, һәрвакыт елмаеп сөйләшүе, эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге, чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып торган дини бер хатын иде. Ул вакытларда "банка салу" белән дәвалыйлар, Шәрәфәт апа банкалар тутырган тимер тартмасын күтәреп, чакырган бер кешегә йөреп торды. Апасы Мәрьям бик яхшы тегүче, дини гыйлемле булып хәтердә калган. Аның 1928 елда туган кызы Назлыгөл Казанга ФЗОга укырга китә, шунда эшли, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Талантлы кызны тиз күреп алалар, татар күчмә театрына (хәзер К. Тинчурин ис. театр) эшкә чакыралар. Ул анда профессиональ артисткага әйләнә. Татарстанның атказанган артисткасы Назлыгел Латыпова узган 2013 елда вафат булып, Олы Әтнә зиратына җирләнә.
Гарифҗан абыйның Олы Мәңгәрдә Майҗыян, Казанда Мөнәвәрә исемле сеңелләре бар иде. Мөнәвәрә апаның Әлфия исемле, 1940 еллар тирәсендә туган бик чибәр кызы Майҗыян апада үсте.
Гарифҗан абыйны авылда таныткан бер сыйфаты - чулак килеш тә ике куллы кешеләрдә булмаган тырышлыгы. Ул "уф-алла" арбасы белән Казаннан вак-төяк товарлар алып кайтып сәүдә итә. Шул арбасы белән ерак авыллардан төпләп алмагачлар, җиләк-җимеш куаклары алып кайта, аларны билгеле бер тәртип белән утыртып, өй тирәсен гүзәл бакчага әйләндерә.Өеннән ерак түгел,инеш кырыенда колхозның карлыган бакчасына нигез сала.Без,малайлар,карлыган ашыйсы килеп,шул бакчага төнлә рейдлар ясый идек,ләкин Гарифҗан абый уяу булыр иде,безгә карлыган ашау бәхете бик сирәк эләкте.
Ул "Зингер" аяк машинасында сыңар кулы белән дә гаҗәеп оста тегә иде.Бу һөнәре бәлән ул авыл халкына да,күрше-тирә авылларга да игелекле хезмәт күрсәтте.Берәр йомыш белән Казанга барасы булса,ул транспорт эзләп йөрмәгән,юлда да кул күтәреп тормаган ,туры юлдан гына җәяү чыгып киткән,йомышын үтәп ,җәяү әйләнеп тә кайткан.
Аның бик уңдырышлы бәрәңге җире бар иде.Ул аңа ат та,трактор да кертмәде.Бер кулы белән көрәк ярдәмендә җирне казый,аяк белән басып йөреп туфрак тыгызланмасын дип ,аяк астына такта салып,шул тактадан гына йөри.Бәрәңгене бер үзе утырта,бәрәңге араларында бернинди чүп үстерми,көзен дә бәрәңгене бер үзе ала,җирен кабат казып калдыра.Бу эшләрнең берсенә дә кеше катнаштырмый .
Гарифҗан абыйлар бер-ике кәҗә дә асрадылар.Бик каты кышкы салкыннарда (аларның җылы абзарлары юк иде) кәҗә аякларына носкилар ,өстенә иске киемнәр дә киертәләр иде,дип сөйлиләр иде. Гарифҗан абый кәҗәләрне бер кулы белән сауган.
Бу семьяның тагын бер күркәм сыйфаты - аларның авыл кешесенә хас булмаган чисталыгы. Аларның бөтен җире һәрвакыт ялт итепюылган, өйләреннән дә, үзләреннән дә сафлык бөркелеп торыр иде. Хәтта җәй көннәрендә кәҗә абзарының идәннәрен дә югалап тордылар. Чәй эчкәндә өстәл уртасына савыт белән варенье, һәр кеше янына стакан белән су куела. Вареньены чәй кашыгы белән капканнан соң, һәркем кашыгын үз янындагы стаканда чайкап алган, аннары гына кабат вареньега үрелгән имеш. Ашаганнан соң һәркемнең тәлинкәсе аерым суда гына юылган. Алар ул вакытта ук авыл халкына бик үк таныш булмаган кофе, какао да эчкәннәр. Гарифҗан абый авырып киткән күрше-күләннәргә дә, кәефне күтәрә дип, кофе кайнатып алып керә торган булган. Бу семья членнарының кигән киемнәре дә һәрвакыт пөхтә, чиста, үтүкләнгән булыр иде.
Гарифҗан абыйукымышлы, халыкара хәлләрдән хәбәрдәр булган. Газета-журналлар алдырган, аларны укып барган. Ул вакытларда авылга кинолар еш килә, ул балалар өчен куелган көндезге сеансларга йөрергә ярата иде.
Гарифҗан абыйны халыкка якынайткан иң зур нәрсә - аның бакчачы булуы. Элек җимеш агачлары элекке байлардан калган, беренче империалистик сугыш вакытында Германиядә әсирлектә булып, бакча үстерергә өйрәнеп кайткан авылдашларда гына, яшелчә үстерү дә юк дәрәҗәсендә иде. Ул сыңар кулы белән матур бакча үстереп, авыл халкына үрнәк күрсәтте, авылда бакчачылыкның, яшелчәчелекнең үсүенә этәргеч бирде. Ул табигатьнеяратаиде, табигатьтә аны яраткандыр. Вафат булганнан соң җәсәден күтәреп ишек алдыннан алып чыкканда, өй почмагындагы үзе утырткан алмагачтан аның өстенә шыбырдап алма коелды, дип сөйлиләр иде...
Бу язмамда искә алынган барлык авылдашларымның рухлары шат булсын, тыныч йокласыннар иде.
.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: