Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәрнең Надиясе - "Әтнә таңы"

Мәңгәрнең Надиясе Арча ягыннан Олы Мәңгәр авылы аша узганда каршы якта гөлчәчәкләргә төренеп утырган ике катлы мәһабәт йортка игътибар итми калган кеше юктыр. Өйнең олы йөрәкле, кече күңелле хуҗалары авылда гына түгел, бөтен тирә -якка билгеле. Надиянең авылыбызга килен булып төшкән вакытларын хәтерлим. Зифа буйлы, озын кара чәчле, зур күзле...

Мәңгәрнең Надиясе

Арча ягыннан Олы Мәңгәр авылы аша узганда каршы якта гөлчәчәкләргә төренеп утырган ике катлы мәһабәт йортка игътибар итми калган кеше юктыр. Өйнең олы йөрәкле, кече күңелле хуҗалары авылда гына түгел, бөтен тирә -якка билгеле.

Надиянең авылыбызга килен булып төшкән вакытларын хәтерлим. Зифа буйлы, озын кара чәчле, зур күзле чибәр кызны без, ул чакта һинд киносы белән җенләнгән яшүсмерләр шул көнчыгыш гүзәлләре белән чагыштырган идек. Ул чакта аңа бары 19 яшь кенә булганын яңа белдем. Октябрьнең яңгырлы көнендә булды аларның туйлары. Үзе бу турыда хәзер дә елмаеп искә ала. "Кеше шикелле яхшы машиналарда килен булып төшеп булмады инде. Күрше Мөбәрәк абыйның микроавтобусында алып кайтты мине Фәрхәт", - ди. Нишлисең, авыллар арасында юлларның шундый чагы.

Иске Җөлби авылында өченче бала булып туган, мәктәпне тәмамлаганнан соң авылның мәдәният йортын җитәкләгән кыз әнә шулай Мәңгәр Рәфкать абый белән Тәскирә апаның килене булып китә. Булачак кияү Фәрхәт абыйга ул чакта 28 яшь була. Ул да төшеп калганнардан түгел, армиядән кайтканнан руль артына утырып, тәҗрибә туплаган шофер.

Каенанасы Тәскирә апа белән бары ике елдан аз гына артыграк бергә яшәп калалар. Шулай булса да аның турында хәтирәләре бик якты Надиянең. Ул вакытта кибетләрдә әйбер юк чаклар. Товар кайтса хәзер алып бетерәләр. Бигрәк тә кием -салымга сорау зур. "Әнкәй кибетчеләргә әйтеп куя икән, безнең Надиягә яраклы әйбер кайтса, зинһар, калдыра күрегез, дип. Изгелекләре онытылырлык түгел", - дип искә ала.

Яшь килен авыл китапханәсендә эшли башлый. Үзе дә иҗат кешесе буларак, концерт - театрлардан читтә калмый. Үзешчәннәр белән әзерләнгән спектакльләрне Казан тамашачысы каршында да куялар. 1989 елны халык театрына мәртәбәле җюри каршында чыгыш ясарга туры килә. Танылган артистлар Хидаят Солтанов, Рәшидә Җиһаншина Надиянең һәм театрның хәзерге режиссеры Илнур Шакировның чыгышын аерым билгеләп, зур бәя бирәләр. Соңгы елларда халык театры тарафыннан әзерләнгән спектакльләрдә дә бик теләп катнаша Надия Сәфәргалиева.

Китаплар, гәҗит - журналлар укырга да бик ярата ул. Көне - төне китаплар арасында узган яшь хатын үзенә нинди язмыш язганын, тормышындагы кискен борылышлар үзенең дә күп кенә язмаларның төп героена әйләнәчәген ул чакта сизде микән...

Тыныч кына бертөсле аккан тормыш 2001 елның җәендә яшен тизлегедәй бөтенләй башка якка үзгәрә дә куя. Фәрхәт абый куркыныч һаләкәткә очрап, йөри алмый башлый. Бу хәлләргә ничек түзгәнен, ниләр кичергәнен Надия үзе генә беләдер. Тик халыкта " Утын бирсә - суын да бирә" дигән гыйбәрә бар. Авырлыкларга баш иеп, елап ята торганнардан түгел шул ул. Урыслар әйтмешли, "порода"сы андый түгел.

Торып баса Иске Җөлби кызы. Үзе артыннан Фәрхәтен дә калдырмый, аңа яшәү көче биреп, тагын да яңа үрләргә үрелә. Хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы белән таш яра. Монысы инде Надиягә әнисеннән киләдер. 86 яшендә булуга карамастан бөтен йорт эшләрен үзе башкара Фәүзия апа . Бакчасын да казый, яшелчәләрен дә үстерә. Чәчәкләр яратуы да әнисеннән. Әнә бит әле дә кая барса да чәчәк орлыклары җыеп алып кайта.

Чәчәк димәктән, һәр гаиләнең чәчәге - балалар. Надия белән Фәрхәтнең балалары да инде берәм - берәм үсеп, буй җитеп килә. Кәдрияләре сәүдә - икътисад техникумын Кызыл дипломга тәмалап, химия технология институтында читтән торып белем алуын дәвам итә. Фотограф һөнәрен дә үзләштергән, туйларда фотога төшерә. Әнисе кебек матурлыкка гашыйк, кулдан искиткеч матур туй бүләкләре әзерли. Айратлары Олы Мәңгәр мәктәбенең 9 сыйныфын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, авыл хуҗалыгы техникумында пешекче һөнәрен үзләштерә.Бу һөнәрне сайлавының да үз сере бар. Әтиләре бик тәмле итеп ашарга пешерә. Армиядә дә пешекче булып хезмәт иткән. " Бар эшне балалар белән бергә эшлибез. Эш ахырында әтиебезнең тәмле итеп сыйлыйсын беләбез бит", - ди әнә әниләре дә. Айратның хыялы да шулай тәмле итеп якыннарын сыйлау. Иң төпчекләре Эллина исә авыл мәктәбенең 8 сыйныфында белем ала. Тырыш кыз, сәнгатькә гашыйк. Мәктәп концертларында дусты Ләйсән белән чыгыш ясавын тамашачы бик яратып кабул итә.

Фәрхәт абый белән Надиянең яңгырлы октябрь көнендә узган туй көненнән дә 31 ел узып киткән. Язмышларга буйсынмаган көчле рухлы бу икәүнең дөньясы түгәрәк бүген. Тормышлары мул, өйләре иркен. Мал- туары, каз- үрдәге, тавыгы, куяны дигәндәй... Барысына да хәләл көчләре кергән. "Әтием, әнием" дип торган газизләре генә дә ни тора. " Берәр эш башкарсам, киләсе елга да шулай эшли алсам иде дип телим", - дияргә ярата Надия. Уйлап карасаң, чыннан да бик дөрес теләк бит. Исән сау булып тагын шул нигъмәтләргә ирешү дигән сүз. Әнә шундый изге теләкләреңнең барысы да тормышка ашсын дип телик аңа. Калган гомер юллары тынычлык һәм тигезлектә узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев