Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мәхәббәт чишмәсе” әтнәләрне елатты да, көлдерде дә...

Бездә кунак бар "Мәхәббәт чишмәсе" әтнәләрне елатты да, көлдерде дә... 28 нче июнь көнне кич Әтнә дәүләт драма театры бинасында Кайбыч Халык театры үзешчәнәре Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" мелодрамасын күрсәтте. Сүрия МИНГАТИНА Рамазан ае, ураза тотучыларның авыз ачу вакытына туры килгәнлектән, күпләр бу спектакльгә килә алмаганнардыр, шулай булса да тамаша...

Бездә кунак бар

"Мәхәббәт чишмәсе" әтнәләрне елатты да, көлдерде дә...

28 нче июнь көнне кич Әтнә дәүләт драма театры бинасында Кайбыч Халык театры үзешчәнәре Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" мелодрамасын күрсәтте.

Сүрия МИНГАТИНА

Рамазан ае, ураза тотучыларның авыз ачу вакытына туры килгәнлектән, күпләр бу спектакльгә килә алмаганнардыр, шулай булса да тамаша залы тулы иде. Чөнки кайбычларның Әтнә сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаулары түгел, халык белә, килүчеләр арасында да "...теге юлы әйбәт уйнаганнар иде, бу спектакльләрен дә яратып карадык, дип әйттеләр, шуңа килдем", диючеләр булды.

Үзем кайбычларны караганым бар иде, дип мактана алмыйм, "Мәхәббәт чишмәсе"нә кызыксыну китерде, без үзебезнекеләрнең сәхнәдә уйнаганда бөтереп алып кереп китүләренә ияләнгән, башкаларның да ни дәрәҗәдә уйнауларын беләсе килде. Спектакльгә журналист буларак түгел, ял итәр өчен бардым, язарга исәбем дә юк, кәгазь-карандаш та алмадым, кирәк булса телефон бар. Мөмкинлекләре җитә.

Башланды. Сүлпән генә кереп киттек. Әсәр таныш, тик үзешчәннәр ничек ерып чыгар, дигән уй тынгы бирми. Вакыт-вакыт рольләргә күңелдән генә үзебезнең Әтнә артистларын да куеп карадым. Үзешчәннәр дә кыюланып киттеләр, җырлы-биюле тамашаларны да үттеләр, халык та сәхнәгә "кереп китте". "Ай җаным", "Вәт уйный бу!", "Әйт берне" - безнекеләр шулай карый. Гайни әби (Раушания Лотфуллина) сокландырды, аны тыңлаганда Әтнәнең кыз-әбиләре күз алдымнан үтте. Менә кайда ул татарның әхлагы, бүгенге әхлак түгел инде бу. Моны автор үзе дә күрсәтә, Зәмзәмия ( Лилия Вәлиуллина) - замана хатын-кызының җыелма образы. Бәхетле дә ул, бәхетсез дә. Йөргән егете, "кыек муен" заманында аңа өйләнмәгән, әнисе "нәселләре усал" дип каршы төшкән, ә әйбәт хатын "күтенә типкән". "Моңа гына түзәр идең, шуның кызын минем малай озата кайткан, Гайни әби...", - ди Зәмзәмия. Җырлый да, елый да... - ул осталык, ул сәләт, карарга кирәк, кыскасы, тамашачыны авызына каратты ул.

Алия Низамиева, Алинә Хәйретдинова, Рафаэль Нигъмәтуллин да күңелгә үттеләр. Бер белмәгән артистлар баштарак чит булсалар да, соңыннан якынайдылар. Үз иттек, алкышладык. Барыгызны да санамыйм, истә калдырып та булмады. Светлана Зыядинова җитәкләгән, "Ул безнең режиссер да түгел инде, оештыра, ничек уйнарга икәнен күрсәтә, без аннан өйрәнәбез", дип таныштырдылар аны артистлары. Ә тамашачы аны Айсылу итеп кабул иткән иде инде. Гашыйкларны аергач, бераз каршылыклы фикер дә туып өлгергән... - Һәр артистның чыгышы уйландырды. Булдыралар. Халык театры исеме тик торганда гына бирелмәгән.

Әсәр дә уйландыра, замана каршылыклары, өйләнмәгән авыл егетләре, шәһәргә китеп барган кызлар... мәхәббәт өчпочмагы... Әтнә тамашачысы спектакльне яратып карады, алкышлар күп булды. Көлдек тә, еладык та...

Газетабызның ачык группасына телефоннан гына төшерелгән видеосын куйдым, кызыксынсагыз карый аласыз. Сыйфаты әйбәт дип әйтә алмыйм, күрмәүчеләр күзалласын өчен эшләнде бу. Спектакль тәмамлангач, театрыбыз директоры Ленур Зәйнуллинның сәхнәгә чыгып, рәхмәт әйтүе дә ошады.

"Без профессиональ театр түгел, килгәнегез, безгә түзеп, алкышлап караганыгыз өчен сезгә рәхмәтебезне җиткереп, баш иябез" дигәч, тамашачы аягурә басты. Баш имәгән булсагыз да, басып алкышлап озата идек, чөнки яратып өлгердек сезне, кайбычлар! Яңа үрләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев