Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхмүт абый "Автобабай" бәйгесенә бара

1 октябрь көнне Эчке Эшләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе Казанда "Өлкәннәр көне" уңаеннан "АвтоБабай" бәйгесе үткәрә. Әлеге бәйгегә 60 яшьтән югары ир-атлар, 55 яшьтән югары хатын-кызлар катнаша. Бәйге ике этапта узачак, беренче этапта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү соралса, икенче этапта классик рәвештә югары тизлектә маневрлар ясау осталыгы тикшереләчәк....

1 октябрь көнне Эчке Эшләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе Казанда "Өлкәннәр көне" уңаеннан "АвтоБабай" бәйгесе үткәрә. Әлеге бәйгегә 60 яшьтән югары ир-атлар, 55 яшьтән югары хатын-кызлар катнаша. Бәйге ике этапта узачак, беренче этапта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү соралса, икенче этапта классик рәвештә югары тизлектә маневрлар ясау осталыгы тикшереләчәк.

Әлеге бәйгедә безнең районнан 80 яшьлек бабай- Олы Әтнә авылында яшәүче Мәхмүт Сабир улы Сабиров катнашачак. "1960 елдан руль артында мин, 54 ел стажым бар. Аллага шөкер, шушы еллар эчендә бер мәчене дә таптатканым, юл кагыйдәсен бозганым, бер мәртәбә дә машина йөртү таныклыгын алдырганым булмады. Бу бәйгедә дә сынатмам дип уйлыйм",- ди Әтнәнең "АвтоБабае".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев