Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхрүм итсәләр, имтихан бирәсең

ЮХИДИ транспорт йөртүчеләрдән имтиханнарны кабат бирдермәкче була. Сүз йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләр турында бара. Россия Дәүләт автоинспекциясе әзерләгән закон проекты буенча, закон бозучыларга таныкнамәләрне кире кайтару шартлары кабат каралып, аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре тикшереләчәк. Әлеге документ шактый катлаулы исем йөртә: "Транспорт чыганаклары белән идарә итәргә рөхсәт булмау сәбәпләре югалганнан...

ЮХИДИ транспорт йөртүчеләрдән имтиханнарны кабат бирдермәкче була.

Сүз йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләр турында бара. Россия Дәүләт автоинспекциясе әзерләгән закон проекты буенча, закон бозучыларга таныкнамәләрне кире кайтару шартлары кабат каралып, аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре тикшереләчәк.

Әлеге документ шактый катлаулы исем йөртә: "Транспорт чыганаклары белән идарә итәргә рөхсәт булмау сәбәпләре югалганнан соң, йөртүче таныклыгын кире кайтару Кагыйдәләрен раслау турында" дип атала. Ул рәсми порталда урнашкан һәм бүгенге көндә килештерү процедурасын уза. Аннан соң, Россия хөкүмәтенә керәчәк.

Закон проекты буенча йөртүче хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре тикшерелә һәм ул Дәүләт автоинспекциясендә теоретик имтихан бирү белән бердәй була. Дөрес, билетларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә бәйле булмаган сорауларны кертмиләр. Имтиханны бирә алмасаң, кабат бер атнадан да иртә килә алмыйсың.

Моннан тыш, йөртүче руль артында исерек хәлдә тоткарланса, йөртүче таныклыгын кире алганчы, медицина күзәтүе узарга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев