Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мигрантлар Россиягә керә алмаячак

Мигрантлар Россиягә керә алмаячаклар Россиядә яшәү өчен кануни саналган 90 көннән күбрәк торучы мигрантлар берничә ел дәвамында илгә керә алмаячак. Болар барысы да бүгеннән канунга кертелгән төзәтмәләргә бәйле. Бу хакта «Инткерфакс»ка федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромадановский белдерде. законга кертелгән төзәтмәләргә күренгәнчә, 120 көннән артык торучылар Россиягә өч ел, ә...

Мигрантлар Россиягә керә алмаячаклар

Россиядә яшәү өчен кануни саналган 90 көннән күбрәк торучы мигрантлар берничә ел дәвамында илгә керә алмаячак. Болар барысы да бүгеннән канунга кертелгән төзәтмәләргә бәйле. Бу хакта «Инткерфакс»ка федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромадановский белдерде.

законга кертелгән төзәтмәләргә күренгәнчә, 120 көннән артык торучылар Россиягә өч ел, ә 270 көннән артык торучылар биш елга кертелмәячәк. Әгәр инде бер елдан артык торган булса 10 ел керә алмаячак.

Миграция хезмәте Россиядә өч миллионга якын чит ил кешесе законсыз яши дип саный. Аларның күпчелеге Үзәк Азия илләреннән. Шул ук вакытта килүчеләрнең миллионнан артыгы инде кануни булган вакытны бер ел яки аннан да күбрәккә арттырган.

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X