Әтнә таңы

МИШӘРЛӘР ӘТНӘЧӘ АЛКЫШЛАДЫ

Дүрт дистә ел да узмады - Әтнә театры кабат Мәскәү тамашачысы каршында имтихан тотты.

Ерак 1973 елда, тәүге тапкыр башкалада спектакль уйнар алдыннан аксакалыбыз Гомәр ага Мәрдәнов һәм ул җитәкләгән халык театры артистлары ни дәрәҗәдә дулкынланганнарын, йөрәкләрендә нинди давыллар уйнаганын, күңелләрендә нинди кичерешләр кайнаганын бүген без, Әтнә дәүләт драма театры артистлары һәм җитәкчеләре, үз йөрәкләребез, үз күңелебез аша уздырып, бик яхшы аңлыйбыз... Әйе, Мәскәү һәм мәскәүлеләр үзгә хәзер, театр да - телибезме-теләмибезме - икенче инде (әйтергә дә куркыныч - данлыклы "Мәрдән театры"н бүгенге яшь коллектив белән бәйләүче бердәнбер нечкә җеп булып Мәскәүгә әлеге юлларның авторы барды). Әмма моңарчы басмаган җиргә атлау - таныш булмаган сәхнәгә, ят тамашачы каршына чыгу дулкынлануы, "оешып чыгармы... булдыра алырбызмы... сынатмабызмы", дип борчылулар утыз тугыз елда бернинди үзгәреш тә кичермәгән. Кайчан һәм кемгә катлаулырак булганы турында бәхәсләшү дә урынсыз. Бөтенсоюз үзешчән сәнгать фестивалендә генә түгел, аңа кадәр соңгы унбиш елда узган барлык сәнгать бәйгеләрендә җиңү яулаган, Казан, Йошкар-Ола, Ульяновск сәхнәләрендә уйнап, Мәскәү театр тәнкыйтьчеләренең иң югары бәяләрен алган халык театрына башкалада үзенең беренчелеген раслау гаять катлаулы булгандыр. Кичә генә профессио­наль статус алган, Татарстанның гы­на түгел, Рәсәйнең дә иң яшь дәүләт театрына, Кышлаудан соң (сәяхәткә чыгар алдыннан соңгы спектакльне шул авылда уйнаган идек) Мәскәү халкы алдында, өстәвенә, әле генә Камал театры "Зәңгәр шәл"не куеп киткәннән соң, чыгыш ясау шулай ук җиңел бирелмәде.

Хәер, бүгенге заманда авырлыклар сәхнәгә чыкканчы күпкә алдан башлана. Совет чорында, Гомәр ага әйтмешли, "дәүләт культураның кирәклеген аңлаган һәм үзешчән сәнгатьне үстергән", һәм, Бөтенсоюз фестивале лауреатын Мәскәүгә чакырганнар икән, дәүләт аның барлык чыгымнарын үз өстенә алган: поезда йөрткән, кунакханәгә урнаштырган, ашаткан (ашаудан калганга, вак­лап һәм чамасын белеп, бе­раз эчерткән дә). Бүген исә бөтен мәсьәлә акчага килеп терәлә: акчаң бул­са - Мәскәү түгел, ник хет Америкага бармыйсың, ә кесәң такыр икән - дөньяның ник шунда берен­че театры булмыйсың - дәү­ләттән сиңа "шымытыр"!

Шуңа күрә дә Мәскәүдә яшәп, башкалада татар җырчылары концертларын, татар театрлары гастрольләрен оештырып йөрүче якташыбыз Наилә ханым (ул әле Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Фәйз­рахмановның туганы да булып чыкты) театрыбызны "Сөясеңме-сөймисеңме" спектакле белән Мәскәүгә чакыргач, шатлану катыш борчуга төштек: юлга акча ничек юнәтәсе, Мәскәүдә торуга ничек җиткерәсе, билетлар сатылырмы, кеше килерме, килсә, ничек карар, караса, нәрсә әйтер - "Беренче театр"дагы Хәбибрахманнар диярсең, валлаһи! Кызыктыра да - Мәскәү бит! Әт­нә артистлары Кызыл мәй­данга соңгы тапкыр аяк бас­канга кырык ел була язган...

Ничек итсәк иттек, тә­вәккәлләдек! Кырып-себе­реп, "Казан-Мәскәү" поездына бер билет алдык - анысы үзебезнең Таһир абзабыз сырхау-мырхаулап йөрү сәбәпле, спектаклебездә уйнаган "щепкинчы" камаллы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил ага Дунаев өчен. Ә калган артистлар, сәхнә эшчеләре, директор һәм баш режиссер - барыбыз 17 кеше, декорацияне театр яңа гына алган "Валдай" йөк машинасына салдык та, үзебез мәдәният бүлегенең "Дукато" микроавтобусына төялеп, гәрчә кайберләребез "Мулла" спектакле белән Самара өлкәсенең Гали авылына һәм Оренбурның Әсәкәенә барганда әлеге "Дукато"ның тактадай каты һәм тар тагарактай уңайсыз урындыкларында арт шәрифләребез бе­лән биш йөз чакрым юл­дагы һәр чокыр һәм түм­гәкне санап чыккан бул­сак та - яшьләр бит әле, түзәрбез! - 13нче гыйнварда, төнге сәгать 3тә Мәскәүгә сәфәргә куз­гал­дык.

"Иномарка" - "иномарка" шул: "ручнигы" тотмаса да, ягулык датчигы соляр барлыгын-юклыгын, беткәнен-бетмәгәнен күрсәтмәсә дә, салон ишеге рәт­ләп ачылмаса да, "Дукато"быз юлда чыгымламады, "газ"га бассаң чап­ты, тормозга бассаң тук­тады. Ә өр-яңа "Валдай" урыслыгын Казанга җиткәнче үк күрсәтә башлады - әлләниткән патрубогы бәрә дә чыга бит, зараза! Автобус рулендә утырып, ике машинага да механик вазыйфасын үтәгән Рәфкатебез бер туктап боргычлады патрубокны, ике, өч... Шуның белән кайту юлына кадәр борчымады теге, кайт­канда Түбән Новгородны узгач кына, Рәфкать боргычлавын бәрә алмыйча, ярылды. Бөтенләй алып атканнар иде заразаны - тавышсыз-тынсыз Әтнәгә кадәр кайтып җитте "Валдаебыз", урысныкы бит - яртылаш сүтсәң дә бара! Анысы, Аллага шөкер, патрубок белән вакыйга, Рәзифнең юл читендәге ашханәдә кайнар пилмән белән авыз пешергәнен исәпләмәсәң, барганнан алып кайткангача бердәнбер вак күңелсезлек булды.

Шулай итеп Әтнәдән чыкканга 17 сәгать тулып, спидометр тугызынчы йөз километрны чорнап килгәндә Мәскәүнең үзәгенә, ВДНХ каршысына, "Космос" кунакханәсенең нәкъ тә артына килеп чыктык. Кунакханә артында тезелеп торган унар метрлы бер дистә лимузин янына "Валдай" белән "Дукато"быз­ны ку­­еп, Олимпиада-80 ал­дыннан французлар тара­фыннан төзелгән 25 кат­­лы, гомуми мәйданы 100 мең квадрат метрлы, бүгенге көндә иң арзан номеры тәүлеккә 3 мең сумнан артыграк торган шушы "хотел"да ике кич кунабыз икән, дип куа­нырга өлгермәдек, баш режиссерыбыз Рамил әфәнде "Космос" артындагы дворларда посып утырган бер төссез бина янына алып та кереп китте. Бикләнгән тимер ишек өстендә бер лампочка янып тора, шул лампочканың әрле-бирле яктысында ишекнең ике ягындагы бәләкәй табличкаларны шәйләп була: берсендә "Тарихи мирасны өйрә­нү фәнни-тикшеренү инс­ти­туты", диелгән, икен­чесенә "Мирас" кунак­ха­нәсе", дип язылган. Кыскасы, "тарихи мирас" булып, Мәскәүдәге ике ки­чебезне шушы кунакха­нәдә кундык. Башкалага килгәч, Казан дәүләт яшьләр театры, хәтта камаллылар да кайчандыр биредә туктаганнар, ди. Ә без, авыл халкына ни кирәк? Ике кешелек номерлар: ике кровать, ике шкаф, ике тумбочка, бер бәләкәй телевизор, аннан да бәләкәй бер суыткыч, бер өстәл, хәтта телефон да бар... Озын коридорның бер башында хатын-кыз бәдрәфе һәм душы, икенче башта - ирләрнеке. Дөрес, ирләр душы эшләми, шуңа күрә коридор хуҗабикәсе егетләргә дә кызлар душына йөрергә тәкъдим итте: ә нәрсә - кем өлгерә, шул алдан кереп бикләнә! Менә дигән шартлар, рәхәтләнеп яшәрлек! Өстәвенә, "Космос" ише текә "хотел"ларда төне буе номерыңа нәзакәтле тавышлы кызлар шалтыратып чыга, дип сөйлиләр, ялгышып кына инде, әлбәттә. Ә безнеке шикелле кунакханәләрдә һәр тиене исәптә булган "колхозниклар" яшәгәнен беләләр, шуңа күрә ялгышып та шалтыратмыйлар - тыныч, малай!

Реклама

...Соң гына килеп урнаштык та, барыбыз да бер номерга җыелып, өйдән килгән кәтлит-йомырка-тавыкларга "мәскәүски савытлар" кушып, җиңелчә генә Иске яңа елны каршылап алдык та, йокларга таралыштык. Иртәнге караңгыда исә - Мәскәүдә кояш Казанга караганда 48 минутка соңарак чыга - режиссерыбызны вокзалга, Наил аганы каршыларга озаттык, шоферыбыз Рәфкатьне декорация төягән машина белән спектакль куеласы мәдәният сараена озата барырга тиешле Харис исемле әфәндене көтәргә калдырдык та, калганнарыбыз метрога утырып Кызыл мәйданга юл тоттык. Максатыбыз - Мәскәү Кремленең Спасс манарасы фонында, моннан 39 ел элек Гомәр ага Мәрдәнов җитәкләгән Әтнә халык театры коллективы фотога төшкән урында, чорлар, буыннар аша чылбыр сузып, театрның бүгенге коллективы белән фотога төшү. Кызганыч, баш режиссерыбыз Рамил генә Кызыл мәйданга өлгермәде һәм фотога кермәде, чөнки уникенче яртыга инде безгә спектакль куя­сы Зуев исемендәге мәдәният сарае янында булырга кирәк.

Зуев исемендәге клуб - архитектура һәйкәле булган әлеге бина тарихи яктан шулай атала - Кызыл мәйданнан дүрт кенә метро станциясе ераклыгында урнашкан. Биш адымда гына - журналист Политковская үтерелгән урын: подъезд кырыендагы мемориаль тактага бүген дә чәчәкләр кыстырылган. Зуев исемендәге мәдәният сараенда танылган "Квартет И" төркеменең офисы урнашкан - "День выборов", "День радио" фильмнарын караучылар бу дүртлекне яхшы белә. Биредә шулай ук "Квартет И" канаты астында туган "Другой театр" репетицияләрен уздыра һәм спектакльләрен уйный. Әлеге театр спектакльләрендә кино һәм телефильмнардан күпләргә таныш Россиянең халык артисты Людмила Иванова, Россиянең атказанган артисты Андрей Ильин, Егор Бероев, Ксения Алферова, Анатолий Белый, Максим Виторган кебек артистлар катнаша. Боларны нәрсәгә язам: "Мәскәү читендәге берәр завод клубында гына уйнап кайткан безнекеләр", дигән уйларга урын калмасын дим... Тыштан караганда бина артык зур күренмәсә дә (Мәскәү масштабларында, билгеле), эченә бик күп нәрсә сыйган. Зур тамаша залында (репетицияләр үткәрү өчен кече сәхнә дә бар) 500 урын. Плюс йөзләп урынлык балкон.

Мәскәүгә чыгар алдыннан Наилә ханым: "Билетлар бик әйбәт сатыла", дип хәбәр иткәч һәм зал­ны үзебез килеп күргәч, партердагы урыннар бик буш булмаса ярар иде, дип өметләнгән идек. Кая ул?! Ярты меңлек партер гына түгел, балкон да тамашачы белән тулды безнең спектакльгә! Тамаша алдыннан артист кызларыбыз фойеда спектакль программка­сын сатып йөрделәр - алар әйтүенчә, театрга ки­лүчеләрнең бик сирәге генә Әтнә дигән җир барын белә булып чыкты. Зур күпчелеге безнең театр гына түгел, Әтнә турында ишеткәннәре юк - Сергач мишәрләре, Казан татарлары түгел! Иллегә якын кеше колакка куя торган аппаратларны алса да (спектакль русчага тәрҗемә ителеп барды - ул эшне театр директоры Ландыш Фазлыева башкарды), залны тутырган тамашачы татарча сөйләшә. Затлы-затлы кешеләр: ирләр - яше дә, карты да - бар да кәчтүм-чалбардан, хатын-кызлар - олысы да, кечесе дә - кичке күлмәкләрдән, чәчләре ясалган, яшь туташлар гына түгел, өлкән һәм бик өлкән ханымнар да уклау йоткандай туры утыралар, башлары горур күтәрелгән...

Ә спектакль башланган иде - нәкъ сезнең кебек, хөрмәтле газета укучылар, үзебезнең Әтнә тамашачысына әверелделәр дә беттеләр! Көләсе урында көләләр, уйландыра торган җирдә уйга чумалар, һәр күренешне алкышлап озаталар... Хәтта залдагы даими сайрап торучы кәрәзле телефоны (ничек инде ул аннан башка?!) һәм сәхнәдәге тамашага тәмләп комментарий биреп утыручы ике ахирәте дә - үзебезнекеләр инде менә!

Дулкынландык инде, ни­чек дулкынланмаска?! Без генә түгел, Наил абый Дунаев та дулкынлан­ды, бик дулкынланды. Әмма спектакль башлануга сәх­нә белән тамаша залы арасында күзгә күренми торган, ләкин бик нык күпер корылды: Әтнә театрын моңарчы күрмәсәләр дә - таныдылар, моңарчы белмәсәләр дә - аңладылар Мәскәү тамашачылары. Спектакль азагына күпләрнең кулларында яулыклар иде: хатын-кызлар - яшермичә, ир-атлар сиздермәскә тырышып күз яшьләрен сөртәләр. Һәм алкышлар. Үзебезнең Әтнә тамашачысы кебек озаклап, тәмен тоеп, берәү дә урыныннан сикереп торып чиратсыз гардеробтан кием алырга йөгермичә кул чаптылар Мәскәү мишәрләре! "Бик сирәк чакта гына шушылай озаклап кул чаба болар, - диде Наилә ханым. - Яраттылар сезне, үз иттеләр. Тагын килсеннәр, музыкаль комедияләр дә алып килсеннәр, дип калдылар"... Ә фойеда ди­­ректорыбыз Ландыш ха­­ным бик озак бер әбине ты­нычландырырга тырыш­ты: үксеп-үксеп елый, җа­нашым, спектакльнең соң­гы сәхнәсеннән арына алмый, ә үзе: "Дискта язмасы юкмы моның, зин­һар, бирегез, сатып алам!" - дип ялвара.

Булыр, Аллаһы боерса! Дисктагы язмалар да булыр, Мәскәүгә дә кабат килербез, бу юлы инде кырык ел көтмәбез, иншалла... Спектакльнең герое Абдулла әйтмешли, бик үк простойлар түгел икән әле без!

...Якшәмбе иртәсендә, Мәскәүнең котырган бураны белән бергә уянып, юлга кузгалдык. Тик буран кем дә, без кем - ул көнчыгышка гына бара, ә без өйгә кайтабыз - уздык без аны, дүшәмбе киченә генә, хәлен җуеп Әтнәгә килеп җитте ул буран! Ә без барганга караганда ике сәгатькә тизрәк шул ук юлны җилдердек - арган ат та үз өенә кызу чаба. Сүз уңаеннан, "Дукато"ның урындыклары да йомшарган шикелле тоелды... әллә арт шәрифләребез ияләндеме? Мәскәүгә генә түгел, Америкага да барабыз болай булса! Акчасы гына чыдасын...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: