Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Миңлекамал” кабат Әтнә сәхнәсендә

Әтнә дәүләт драма театры 27-28 декабрь көннәрендә Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен сәхнәгә куйды. Әтнә театрының Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" әсәрен сәхнәгә куярга җыенганын ишеткәч, күңелгә шик керде. Булдырырлармы? Артистларның әйбәт уйнаганнарын белсәк тә, ул елларны күз алдына да китерә алмаган яшь буын артистлар тамашачыга җиткерә алырлармы ул чорның авырлыгын? Бүгенге буын...

Әтнә дәүләт драма театры 27-28 декабрь көннәрендә Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен сәхнәгә куйды.

Әтнә театрының Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" әсәрен сәхнәгә куярга җыенганын ишеткәч, күңелгә шик керде. Булдырырлармы? Артистларның әйбәт уйнаганнарын белсәк тә, ул елларны күз алдына да китерә алмаган яшь буын артистлар тамашачыга җиткерә алырлармы ул чорның авырлыгын? Бүгенге буын аңлармы бу спектакльне? Иң куркытканы: "Миңлекамал"ны Гомәр абый Мәрдәнов куйган, Әтнә халык театры үзешчәннәре уйнаганын күргән, шул чорда яшәгән өлкән буын кабул итәрме?

1975-77 елларда хезмәт ияләренең беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивале уздырыла. Әтнә халык театры бу фестивальгә "Миңлекамал" әсәре буенча эшләнгән спектакль белән катнаша. Фестивальнең Ульяновск шәһәрендә узган йомгаклау этабында бу коллектив Куйбышев, Ульяновск, Мордва, Мари һәм Татарстан республикаларыннан килгән 16 коллектив арасында җиңеп, Бөтенсоюз фестивале лауреаты һәм өченче мәртәбә Бөтенроссия смотры лауреаты дипломнарына лаек була һәм "Зур алтын медаль" белән бүләкләнә. Артистларның рольләрне оста башкаруы, әсәрнең идеясен тамашачыларга җиткерә белүе жюри тарафыннан югары бәяләнә, алар "Кече алтын медаль" белән бүләкләнәләр. Лауреат, төрле дәрәҗәдәге дипломант исемнәрен яулыйлар.

38 елдан соң "Миңлекамал" кабат Әтнә сәхнәсендә - бу юлы Дәүләт театры артистлары уйный. Ә залда спектакльнең тәүгесен күргән тамашачылар да җитәрлек, яшь буын да бар. Тын алырга куркып күзәтәм. Бөтен игътибар сәхнәгә юнәлгән. Ә анда Миңлекамал (Рәзинә Ибраһимова) бабайлар (Камил Бәйрәмов, Таһир Фәйзрахманов, Таһир Габидуллин) белән сөйләшә. Бернинди ясалмалылык юк. Бабайлар ихлас уйнасыннар да ди, Рәзинә сокландыра. Миңлекамалы ышандыра. Иренең үле хәбәрен ишеткән хатынның "Миңа хәзер ярамый. Соңыннан, Сугыш беткәч..."- җан иңрәвен, әрнүләрен шул дәрәҗәдә бирә, күзгә яшь тула, тамакка төер утыра.

- Бик оста уйныйлар. Бабайлар үз рольләрендә, Гыйльмановны Зиннур Һадиев уйный, элеккесендә. Шаһиев Тәлгать уйнаган иде. Безгә тегесе кадерле, монысы да әйбәт. Кара ул Маһинурны, Ходайбирдинне, Нәзировны... Айгөл Гыйрфанова да сокланырлык. Декорациясе заманчадыр инде, моның кадәр багана кирәк булдымы икән... карап утырырга матур үзе. Рәхмәттән башка сүз юк. Замана балалары аңлармы икән? Бу спектакльне Өлкәннәр көнендә, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә күрсәтергә кирәк. Икесе дә уңышлы - тәүге спектакльне күргән апа-әбиләр үз алларына шулай сөйләшә.

Спектакль ахырына якынлаша. Миңлекамал өчен борчылган "Яшел алан"лылар (Рәмис Галиев, Зөһрә Галиева, Сиринә Абдуллина, Фирдания Хәйруллина, Фаяз Хәкимов, Раил Сәләхиев, Айзил Фазлыев, Гүзәл Гафарова, Гөлнара Гыймранова, Сылу Бәйрәмова) борчыла. Маһинур (Зөһрә Галиева) күз яшьләре белән елый, аңа башкалар кушыла - болай уйнап булмый, монысы ихлас... Тамашачы да ихлас. Дәррәү басып күз яшьләрен сөртә-сөртә алкышларга, чәчәкләргә күмделәр.

Спектакльне караган районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та канәгать. Югары бәяләп:

- Во! Ике бишле!.. Куясыларын белгәч, без дә курыктык. Көчле әсәр. Без кечкенәдән карап үскән спектакль. Тамашачыларга җиткерә алырлармы, дигән уй тынгы бирмәде. Уйный алдылар бит! Әтнәне күрсәтә алырлык булды бу! Рәхмәт артистларга, рәхмәт Рамилгә... - диде Габделәхәт Гыйлемхан улы. Соңыннан артистлар белән аралашып, һәркайсына рәхмәтен җиткерде.

- Бу әсәрне җиңеп чыктыгыз! Молодцы, премьера белән Сезне! Казан артистлары уйнарга курка хәзер мондый спектакльне. Ә сез булдырдыгыз. Рамил дә, мин дә курыктым ... башта, ә хәзер сөенәм- диде Камал театрының режиссеры, якташыбыз Фәрит Бикчәнтәев.

Спектакльне караган тәнкыйтьчеләр дә үз сүзләрен әйттеләр. Уңай. Артистлар да тамашачыларга рәхмәтле. "Кимчелекләре бардыр, уйный-уйный остарырбыз..."- диделәр. Әтнәчә булды бу! Безнеңчә! Шәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев