Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Милиция чакыртып кудырдык..."- игътибарлы булыгыз!

WhatsAppта бүген көне буе бер смс йөри: "Әтнәдән подстанциядән контролер булып, ике хатын-кыз йөри. Счетчикларны караган булып, пломбаларын өзәләр икән. Аннан соң 6000 сумга яңа пломба куябыз дип, акча сорыйлар икән. Болар мошенниклар, Әтнә районында хатын-кыз контролерлар юк..."- эчтәлеге менә шундый. Әлеге хатка аңлатма бирүен сорап, Әтнә район электр челтәренең...

WhatsAppта бүген көне буе бер смс йөри: "Әтнәдән подстанциядән контролер булып, ике хатын-кыз йөри. Счетчикларны караган булып, пломбаларын өзәләр икән. Аннан соң 6000 сумга яңа пломба куябыз дип, акча сорыйлар икән. Болар мошенниклар, Әтнә районында хатын-кыз контролерлар юк..."- эчтәлеге менә шундый.

Әлеге хатка аңлатма бирүен сорап, Әтнә район электр челтәренең яңа эшли башлаган җитәкчесе Сабиров Илдар Ирек улына мөрәҗәгать иттем.

  • Бу чын, чып-чын мошенниклар болар. Бүген районның ике авылында йөргәннәр инде. Милиция чакыртып кудырдык үзләрен. Дөрес әйтелгән, бездә хатын-кыз контролерлар юк. Истә калдырыгыз, хатын-кыз контролерлар булса да безнең хезмәткәрләр берничек тә пломбаны өзә алмыйлар. Мәҗбүри алырга кушмыйлар. Әгәр пломбаның срогы чыга икән, без алыштырырга кушып, уведомление генә язып (!) калдыра алабыз. Шуңа күрә, кем генә керсә дә счетчигыгызга берәүне дә якын китермәгез. Керсәләр, иң элек подстанциягә шалтыратып, сорагыз, "Сезнекеләр бүген счетчик тикшерергә тиешләрме, кемнәр китте?" дип. Игътибарлы булыгыз, алдана күрмәгез. Тагын килмәсләр дип тә әйтеп булмый...- ди Илдар Ирек улы.

Сакланыйк. Саклык берәүгә дә комачауламый.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев