Әтнә таңы

“Миллениум”да – авария

Күпердә берьюлы 4 автомобиль бәрелешкән.

Бу хакта Казан ЮХИДИнең пресс-хезмәте хәбәр итә. 22 яшьлек "КИА" йөртүче кыз, тиешле дистанцияне сакламаган һәм алдагы "КИА"га килеп бәрелгән. Анысы үз чиратында "Мазда"га төртелгән. Соңгысы "семерка"га зыян салган.

Барлык автомобильләр дә бер юнәлештә хәрәкәт иткән. Кыскасы, монда да тизлек гаепле - бер сыер бөтен көтүне буярга мөмкин шул. Чапмагыз, автомобиль йөртүчеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: