Милли матбугат яшәргә тиеш
Шушы көннәрдә Казанда V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза. Татарстанга Россиянең 30 субъектыннан масс-медиа вәкилләре җыелды. Форумда катнашучылар республикабызның милли мәгълүмат чаралары тармагы белән танышты. Чарада милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Форумда катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә...
Шушы көннәрдә Казанда V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза. Татарстанга Россиянең 30 субъектыннан масс-медиа вәкилләре җыелды. Форумда катнашучылар республикабызның милли мәгълүмат чаралары тармагы белән танышты. Чарада милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Форумда катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чаралары проблемаларын хәл итәргә тырышты. Милләтләр һәм конфессияләр арасында дуслыкны саклауда мондый газета-журналар, радио, телевидениенең роле турында аерым билгеләп үтелде. "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов форумга илебезнең иң ерак төбәкләреннән кадәр килгән кунакларны, 10 милләт вәкилләрен туган телләрендә сәламләде. Моннан соң ул әлеге чарада катнашучыларга Россия Дәүләт Думасының милләт эшләре буенча комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиевның мөрәҗәгатен җиткерде. Форум эшендә катнашкан Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский басма матбугат чараларының иң борчулы мәсьәләләренә тукталды. "Россия почтасы" быел газета һәм журналларга яздыруга өстәмә субсидияләрсез калуы нәтиҗәсендә бүген басмалар ничек исән калырга дигән шөбһәле уйлар белән яши бит. - Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары - бизнес-проектлар түгел. Дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларына, һичшиксез, ярдәм итеп торырга тиеш, - дип белдерде Михаил Сеславинский. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары - Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, үз чиратында, форумның нәкъ безнең республикабызда үткәрелүе очраклы хәл түгел, дип билгеләде. - Милләтләр арасында тыныч, дустанә мөнәсәбәтләр саклау безнең игътибар үзәгендә булган мәсьәләләрнең берсе. Дөньяда 180гә якын милләт вәкиле булса, шуларның 115е бездә яши, - дип ассызыклап үтте ул. Пленар утырышта шулай ук илнең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр чыгыш ясады. Якутиядән килгән коллегабыз, "Ситим" медиа группасының генераль директоры Мария Христофорова да: - "россия почта"сының субсидиясез калуы нәтиҗәсендә милли басмалар бик авыр хәлдә калды. Бүгенге көндә безнең республикада да язылу кампаниясе 70 процентка ук кимергә мөмкин. Кул кушырып утырырга ярамый, тиз арада чарасын күрергә кирәк, - диде. Соәыннан "Күп төсмерле Россия" VII бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүгенге көндә кунаклар татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуйңа бәйрәмен карыйлар..
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 17:1518 августка һава торышы һәм ай календаре 18 августка һава торышы һәм ай календаре.4900
-
17 август 2022 - 16:05Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм иң актив китап укучылар музейда экскурсиядә булдылар 17 август көнне Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм китапханәбезнең иң актив китап укучы яшүсмерләре Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар.11301
-
17 август 2022 - 14:14Кофеның фигурага зыяны бармы? Кофе шактый калориялы эчемлек булырга мөмкин һәм фигурага тискәре йогынты ясый ала. Бу хакта диетолог-кардиолог Юлия Панова сөйләде.6100
-
17 август 2022 - 13:00Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде: «В 1 класс с ГТО».5400
-
17 август 2022 - 12:15"Бишенче тапкыр вакцина ясатам!" Заһидуллин Радик һәм Галимуллин Рәмис Әтнә больницасында кабат вакцина ясаттылар.11400
-
17 август 2022 - 11:05Волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Волонтеры Удмуртского РНУ АО «Транснефть – Прикамье» оказали помощь в проведении VI Межрегионального фестиваля деревенской культуры «ГуртFEST». Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.3900
-
17 август 2022 - 10:30Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Республике Татарстан, Пермском крае и Самарской области. Цель – обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.3700
-
17 август 2022 - 09:20"Яшь велосипедчы" Дусым мәдәният йортында "Яшь велосипедчы" дип исемләнгән спорт уены узды.8000
-
16 август 2022 - 17:18Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз. Помидор маринадлау буенча җиңел генә ике рецепт тәкъдим итәм.18600
-
16 август 2022 - 15:30"Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" бәйгесе дәвам итә "Әтнә таңы" газетасы редакциясе "Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде.11901
-
16 август 2022 - 14:27Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 97 кешедә ковид ачыкланган.9700
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.22300
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.20700
-
17 август 2022 - 15:21Почта бүлекчәсе ремонттан соң ачылаӘненең почта бүлегендә 14 апрельдән бирле ремонт эшләре барды.9600
-
12 август 2022 - 09:54Мөгезле эре терлек тиреләре кабул итәбез Телефон 89534083730,896255929346400
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.104600
-
16 август 2022 - 09:06Барыбер эләктергәннәр Ключи Сап авылында Лада Приора машинасын эвакуатор штраф стоянкага алып киткән.53901
-
15 август 2022 - 11:05Биш машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.42101
-
15 август 2022 - 14:10Әтнәдә Африка чумасы аркасында карантин кертелгән Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.39600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика