Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Милләтебез горурлыгы” - Яңа Шашыда класс сәгате үткәрелде

16 гыйнвар - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел (16.01.1818-15.04.1889). Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. - Китапханәдә...

16 гыйнвар - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел (16.01.1818-15.04.1889).

Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте.

- Китапханәдә китап күргәзмәсе куелды. Якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулу уңаеннан Яңа Шашы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән тарих кабинетында "Милләтебез горурлыгы" исемле класс сәгате үткәрелде. Азатлык группасы тарафыннан Мәрҗанигә карата эшләнелгән видеоязма күрсәтелде. Мәрҗанинең тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Тарих укытучысы Закиров Илшат Газим улы да үзенең мәгүлуматлары белән дәресне тагын да тулыландырды. Класс сәгатендә 14 укучы катнашты...- дип хәбәр итә Яңа Шашыдан хәбәрчебез Гөлнара Корбанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев