Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин һаман да синнән бизмәдем - "Әтнә таңы"

Әтнә шагыйрәсенең чираттагы иҗат җимеше. Җан ярамның әрнеп сызлаганын, Үтеп киттең, нигә сизмәдең? Эзләреңне кочып елар булдым - Мин һаман да синнән бизмәдем. Сагышларым инде чиктән ашты... Яңгыр явып, юллар өзелгән... Күзләр талды - белмим, ни эзлим соң, Торналарның киткән эзеннән? Күкнең төбе тишелгәндер, ахры - Көзләр аңлый минем хәлемне....

Әтнә шагыйрәсенең чираттагы иҗат җимеше.

Җан ярамның әрнеп сызлаганын,
Үтеп киттең, нигә сизмәдең?
Эзләреңне кочып елар булдым -
Мин һаман да синнән бизмәдем.

Сагышларым инде чиктән ашты...
Яңгыр явып, юллар өзелгән...
Күзләр талды - белмим, ни эзлим соң,
Торналарның киткән эзеннән?

Күкнең төбе тишелгәндер, ахры -
Көзләр аңлый минем хәлемне.
Мәхәббәттән соңгы ядкарь итеп
Түргә элдем ачы әремне.

Сары яфрак минем җаным төсле -
Үрелдем дә, жәлләп өзмәдем.
Эзләреңә ятып мең үкседем...
Ярый әле үзең сизмәдең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев