Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әминә апайны да озаттык

Хушлашу Әминә апайны да озаттык Кичә, 17 гыйнварда, төнлә, 22 сәгатьтә, хәбәрчебез, беренче редакторыбыз Марс абый Шиһаповның хатыны, озак еллар район үзәк больницасында өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Әминә Кәрим кызы Шиһапованың йөрәге тибүдән туктады. Яман авырту изге күңелле, гомере буе кешеләргә бик күп яхшылыклар эшләүче, Марс Габделхак улы белән...

Хушлашу

Әминә апайны да озаттык

Кичә, 17 гыйнварда, төнлә, 22 сәгатьтә, хәбәрчебез, беренче редакторыбыз Марс абый Шиһаповның хатыны, озак еллар район үзәк больницасында өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Әминә Кәрим кызы Шиһапованың йөрәге тибүдән туктады.

Яман авырту изге күңелле, гомере буе кешеләргә бик күп яхшылыклар эшләүче, Марс Габделхак улы белән өч кыз үстереп, аларга югары белем биреп, оныкларын сөя алган, аларның уңышларына куанып яшәгән Әминә апабызны да алып китте.

Әминә Кәрим кызы олы йөрәкле, киң күңелле кеше иде. "Аллага шөкер, Әминә әйбәт булды, әни килененнән уңды, үз кызы кебек яшәделәр, ничә еллар сукыр әнине тәрбияләде, кашыклап ашатты. Хәер- догасын алып калды. Үзебез дә матур яшәдек. Мине дә бала урынына бага, Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәтле озын гомер бирсен...", - дип сөйли иде Марс абый җәмәгате турында. Яман чир белән авыручы редакторыбыз исәнендә үк Әминә апага операция ясадылар, "Миннән алда гына китмәсә ярар иде..."- дип теләде Марс абый. Аллага шөкер, теләге кабул булды. Марс абыйны зурлап соңгы юлга озатты Әминә апа.

Вафатыннан соң, үзенә операция ясаган вакыттта Марс абыйның аңа багышлап язган шигырен күтәреп килде. Күз яшьләрен сөртә-сөртә укыдык. "Шулкадәр әйбәт, тигез яшәдек, ничекләр яшәрмен Марстан башка, Аллага шөкер, шулкадәр акыллы кызлар калдырып китте миңа. Оныкларыма куанып бетә алмыйм", - дип сөенгән иде Әминә Кәрим кызы.

Көчле кеше иде. Яман авырту булса да, үзендә соңгы вакытка кадәр йөрергә, иҗат итәргә көч тапты. Әминә Кәрим кызының иҗатка гашыйк икәнен дә, үзенең шигырьләр, мәкаләләр язганын да соңрак белдек. Марс абыйның вафатыннан соң аның урынын Әминә апа алган кебек булды. Ямансуларга ирек бирмәде, Аллага шөкер, еш аралаштык. Күңеле тулган вакытларда редакциягә килә иде, "Марс шушында кебек тоела", - дип хатирәләр яңарттык. Менә шулай бер-берсен яратып, олылап, тигезлектә яшәделәр алар.

Газетабызның 25 еллык юбилеенда Әминә апа Шиһапова - олы кунагыбыз булды. Аллага шөкер, үзен олылап, эшләгән барлык яхшылыклары өчен рәхмәтебезне әйтеп, истәлек бүләгебезне тапшырып, кунак итә алдык.

Декабрь аенда булган 75 яшьлек юбилеен, үзен ничек зурлаганнарын, хөрмәт иткәннәрен күреп, белеп, барыбызга үзе исәнендә рәхмәтен әйтеп, саубуллашып китә алды Әминә апа. Матур итеп яшәде, матур итеп китте...

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, Әминә Кәрим кызының вафатын белдереп, аның кызлары Гөлшат, Айсылу, Айгөлнең, аларның гаиләләренең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Аллаһы Тәгалә Сезгә сабырлык, бу олы кайгыны күтәрергә көч бирсен. Әминә Кәрим кызының урыны оҗмахта булсын! Амиин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев