Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин бер төш күрдем...

Имеш, ап-ак туй күлмәге киеп, 2,5 ел очрашып йөргән егетемә тормышка чыгам икән. Көн шундый матур, аяз һәм кояшлы. Башымда ап-ак фата, аягымда ак туфлиләр. Ишетәсеңме дөнья, миңа рәхәт, мин бәхетле… Имеш, бер ел узгач, без әти белән әни булдык. Безнең олы улыбыз дөньяга аваз салды. Мондый бәхетле вә татлы...

Имеш, ап-ак туй күлмәге киеп, 2,5 ел очрашып йөргән егетемә тормышка чыгам икән. Көн шундый матур, аяз һәм кояшлы. Башымда ап-ак фата, аягымда ак туфлиләр. Ишетәсеңме дөнья, миңа рәхәт, мин бәхетле…
Имеш, бер ел узгач, без әти белән әни булдык. Безнең олы улыбыз дөньяга аваз салды. Мондый бәхетле вә татлы мизгелләрне берни белән дә чагыштырып та, аңлатып та булмый. (Хәтта һавада очып барган чебенне тотып алып, суырып үбеп, кабат очыртып җибәрәсе килә). Аның беренче адымнарын ясап атлап китүләре, "әттә-әннә" диеп каршы йөгерүләре дә күз алдымда.
Озак көтмәдек шикелле, имеш, икенче улыбызны да үзебезнең җылы куеныбызга алдык.
Мин өйдә балалар белән, ә әтиләре гастрольләрдә йөреп, 18 ел гомер узып та киткән.
Имеш, шул арада балалар да үсеп җиткән, башта татар гимназиясендә, аннан соң татар-төрек лицеенда укып, соңрак Казан университетын тәмамлап, бер улыбыз чит шәһәрдә, икенче улыбыз чит илдә үз гаиләләре белән яши дә башлаганнар. Ә мин исә һаман да шул ук ап-ак күлмәктә, ап-ак болытларга утырып йөзәм дә йөзәм, йөзәм дә йөзәм. Ишетәсеңме дөнья, ишетәсезме кешеләр, миңа шундый рәхәт, мин шундый бәхетле...
Имеш, янә узган 13 ел гомер, бәхет өстенә бәхет булып өелеп, олы бер тау­ны хасил иткән. Ә тауның иң биек очында, күзләремне иксез-чиксез зәңгәр киңлеккә төбәп, мин басып торам...
Тетрәндергеч мизгел! Я, хода! Бу тау түгел, текә кыя ләбаса, ә аста тирән упкын. Ирексездән үземне чеметеп карыйм. Авырта. Димәк, бу хакыйкать. Димәк, мин әле яшәмәгәнмен, мин бары тик әкият илендә кунакта гына булганмын, димәк, чын тормыш миңа бүген башлана...
"... к сожалению ваш супруг сегодня в 5 утра скончался..."
Октябрь аеның 25е иртәсе минем тормыш иптәшемне мәңгелеккә алып китте. Аяз көнне яшен сугу шушы була микәнни? Бу көн минем йөрәгемдә гомерлеккә кара көн булып уелды.
Язмышның миһербансызлыгы белән килешәсем килмәсә дә, нихәл итим, "язмыштан узмыш юк", дигән бит борынгылар. Ике канаты да яраланган кош хәлендә, япа-ялгызым, тирән упкын каршындагы биек кыя читендә басып калдым. Миңа соң нишләргә? Аз гына ялгыш бассам да упкынга егылып төшәрмен сыман, очыплар китәр идем дә, канатларым яралы. Эх, язмышым минем, нигә дип син миңа карата болай кырыс кыландың соң?
Уйлар... Уйлар... Йоклый алмый яткан караңгы төннәремдә, үткәннәргә кат-кат кайтып нәтиҗә ясыйм. Нигә дип болай килеп чыкты соң? Нигә дип минем бәгърем? Ни өчен үз көче белән тырыша-тырыша яшәгән, балалар дип, гаилә дип өзгәләнгән, әле 55 яше дә туларга өлгермәгән тормыш иптәшемне миннән аердың? Нигә? Ник? Ни өчен? Югыйсә бит юньсез бәндәләрең белән дә дөнья тулы. Ник алар түгел?
"Анда да яхшы кешеләр генә кирәк?" дигәннәре хак микәнни соң? Бәлки мин ялгышамдыр, ә бәлки мин дөрестән дә 31 ел буе әкият илендә булмаганмындыр, яшәгәнмендер, ә менә хәзер төш кенә күрәмдер...
Эх, шулай гына булсын иде дә бит...
Ничек кенә үкенсәң дә, җиргә ятып үксеп-үксеп еласаң да үткәннәрне кире кайтарып булмый шул. Күңелемнең төпкелендә сакланган матур уйларымны, якты хәтирәләремне, үй-хисләремне минем бүген сезнең белән бүлешәсем килә.
Минем тормыш иптәшем Илһам, чын мәгънәсендә, минем тормышның иптәше булды. Өйләнешкәнебезгә 31 ел гомер күз ачып йомганчы, аккан су кебек, аккан да киткән. Сизмәгәнбез дә. Туебызның беренче көнендә үк әйткән "бәгърем" сүзе бүтән сүзләргә урын калдырмады. 31 ел буена мин аның миңа бер генә тапкыр да "Зөлфия" дип исемем белән дәшкәнен ишетмәдем, бер генә тапкыр да күңелемне рәнҗетерлек авыр сүз әйткәнен хәтерләмим, бер генә тапкыр да күз яшемне түктермәде ул миңа, бер генә тапкыр да сүгенү сүзен ишетмәдем мин аннан, бер генә тапкыр да бер кемнән дә җил-яңгыр тидермәде ул миңа.
Сине миңа, мине сиңа, бары тик сиңа гына насыйп иткәне өчен тәңрем Аллаһыга көн дә рәхмәт укыйм. Тормыш агымына кушылып, дөнья мәшәкатьләренә муеннан чумып, ял димәдең, йокы димәдең, эшләдең дә эшләдең син. 15 кенә минут буш вакытың булганда да, тик тормадың, гармунда булса да уйнап ала идең. Гомер буе бер-беребезне ярты сүздән генә түгел, күз карашларыбыздан ук аңлап яшәдек бит. Тормыш диңгезендә батмыйча, рәхәтләнеп яшен булып яшьнәп, күк булып күкрәп, дөрләп янып яшәдек, пыскып кына янмадык. Безнең өчен чиксез галәм киңлегендә "бәхет"тән башка төшенчәгә урын булмады. Тик сөеп-сөелеп яшәгән мәхәббәтебезнең генә гомере бик кыс­ка булды. Алдагы көннәргә корган берсеннән-берсе матур планнарыбыз, без селтәнүдә юкка чыкты, чәлпәрәмә килде, уалды. Я, Ходам, шулай яратышып яшәгән гаиләне дә нигә инде җимерергә?
Синең мине калдырып, кайтмаска дип китүеңне башым белән аңласам да, йөрәгем белән аңлый алмыйм. Ышанасым килми. Менә-менә уянып китәрмен дә "Аллага шөкер, төш кенә икән әле" диярмен, сине үз янәшәмдә тоярмын шикелле.
"Вакыт дәвалый, тормыш дәвам итә, балаларың хакына яшәргә кирәк" диеп хәлемә керсәләр дә, үрсәләнгән күңелемне тынычландырырга тырышып, нидер әйтеп маташсалар да, болар кайгы-хәсрәт килгән вакытта әйтелер сүзләр генә. Ә йөрәккә бит боерык биреп булмый, ул үзенчә эшли, үзенчә хәл итә. Нихәл итим?
Фатирыбызның һәр почмагыннан синең күз карашларыңны эзлим, урамда бергә атлап йөргән сукмаклардан синең баскан эзләреңә басарга тырышып үтәм, үзеңне сагынам, юксынам. Балаларыбызга кирәк булып, ә үземә терәк булып, бары тик синең ярдәмеңне генә тоеп яшисем килә дә бит.
Президентыбыз тарафыннан бирелгән Татарстан республикасының мактау грамотасы, "Татарстанның атказанган артисты" исеме синең югары дәрәҗәгә ирешкән уңышларың.
Бәгърем!!!
Гаделлегең, сафлыгың, яктылыгың, аклыгың, пакълыгың йөрәгемнең түрендә. Минем әти-әниемә күрсәткән кадер-хөрмәтең, туганнарыма күрсәткән игелегең, әти-әниемнең күрше-күләннәренә, якын дусларына "абый", "апай" дип кенә дәшкәнең өчен сиңа чиксез рәхмәт. Синең урының оҗмахның да түрендә генә. Синең кебек изге җаннарга бүтән җирдә урын юк!
Бәгърем!!!
Йөрәгемнең түреннән җанымны әрнетеп чыккан үзәк өзгеч сыкрау авазларым сиңа дога булып барсын! Амин!
Ризамын алсалар җанымны
Синең белән бергә.
Ризамын салсалар тәмугка да
Синең белән бергә!
Синең бәгърең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев