Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин дөньяда иң бәхетле кеше - "Әтнә таңы"

Мин дөньядагы иң бәхетле кеше , чөнки минем әнием бар. Әнием Алсу - иң кадерле кешем. Ул балалар бакчасында эшли. Мин әниемне бик яратам. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә булыша: аңламаган сорауларыма җавап таба, файдалы киңәшләрен бирә. Без аның белән мәктәпкә бергә барабыз,...

Мин дөньядагы иң бәхетле кеше , чөнки минем әнием бар. Әнием Алсу - иң кадерле кешем. Ул балалар бакчасында эшли. Мин әниемне бик яратам. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә булыша: аңламаган сорауларыма җавап таба, файдалы киңәшләрен бирә. Без аның белән мәктәпкә бергә барабыз, серләребез белән уртаклашабыз. Әнием янымда булганда бөтен борчулар да, авырулар да онытыла. Ул мине кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә. Мин әниемне үземнең тырышып укуым белән сөендерергә телим. Әни сөенеп елмайганда,миңа да рәхәт була. Әнием мин сине бик-бик яратам, озын гомерле, сау-сәламәт,бәхетле булуынны телим.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев