Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин китмәдем

Бу шигыремне, безнең арадан көтмәгәндә бакыйлыкка күчкән Закиров Раилгә, аның әти - әнисенә багышладым. Җир өстендэ бик тә кысан, Их күкләргә килә очасым. Биеклектән әнкәй сиңа карап, Иңнәреннән килә кочасым. Син ялгышма әнкәй мине- «Китте»,-диеп уйлап мәңгегә. Мин китмәдем янәшәндә торам Карап сиңа һәм дә әтигә. Борчыдым мин сезне исән...

Бу шигыремне, безнең арадан көтмәгәндә бакыйлыкка күчкән Закиров Раилгә, аның әти - әнисенә багышладым.

Җир өстендэ бик тә кысан,

Их күкләргә килә очасым.

Биеклектән әнкәй сиңа карап,

Иңнәреннән килә кочасым.

Син ялгышма әнкәй мине-

"Китте",-диеп уйлап мәңгегә.

Мин китмәдем янәшәндә торам

Карап сиңа һәм дә әтигә.

Борчыдым мин сезне исән чакта.

Шуңа күрә бик тә оялам.

Сонгы сулыш алып ятсам да мин

Сезгэ карап, сөеп елмаям.

"Үкенечкә туган балам!" диеп,

Елыйсын син әнкәй... Елама?!

Сыенып торам җылы кочагынга,

Китте диеп зинһар уйлама.

Беләм авыр сезгә газизләрем,

Ходай биргән сынау түзегез.

Сары сагышларга бирешмичә,

Озак яшәгез зинһар үзегез.

Еламагыз инде газизләрем

Күз яшьләре мине тилертә.

Энекәшләр берүк рәнҗемәгез

"Хушлашмадын",- диеп куреп тэ...

Үләсемне сиздем, шуңа да мин

Калдым изге туган йортымда.

Юк үлмәдем, мин яңадан тудым,

Басып торам әнкәй янында.

Әрләгез сез мине ачуланып

Тик зинһар ла елый күрмәгез.

Китмәдем мин, китте диеп,

Кайгыларга батып йөрмәгез.

Борчылмагыз, минем газизләрем

, Кергәләрмен сезнең төшләргә.

Ходай язганнардан узып булмый,

Юатыр өчен сезне нишләргә?

Бер үтенеч бары, якыннарым:

Еламагыз, дога кылыгыз.

Бакыйлыкта тынычлыгын тапты

Абыегыз, газиз улыгыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев