Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин күргән конференция

Комыргуҗа урта мәктәбендә бишенче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды.

Кунакларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова каршы алды. Үзем җыйган мәгълүматны гына бирә алам, чөнки игътибар үзәгендә телевидение һәм республикакүләм газеталар журналистлары булды. Конференциягә 9 районнан килгәннәр иде. Татарстан Республикасының ике Дәүләт Советы депутаты - Бөтендөнья татар Конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм Казанның 18нче үзәк клиник больницасы баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, нәсел-нәсәбе Шиһабетдин Мәрҗанигә барып тоташучы Рөстәм Бакиров конференциянең олы кунаклары булдылар. Соңгысы: "Бирегә бөтен туганнарым белән бергә килеп китәсем килә", - дип тә белдерде. Монда 45 укучы һәм укытучы 5 секциягә бүленеп эшләделәр.
"Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" секциясен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Хәйри җитәкләде. Олы Әтнәдән Гөлчәчәк Галимуллина, Түбән Көектән Альберт Нуриев "Рәхмәт хатлары" белән бүләкләнделәр. Күшәрдән Раил Җәлилов - II, Иске Өҗемнән Әдилә Ситтигуллина I урын яуладылар.
Татар теленә, тел язмышына, аның киләчәгенә багышланган секцияне якташыбыз, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи җитәкләде. "9 эш карадык, һәрберсе мактауга лаек", - дип, катнашучыларга махсус алып кайткан китаплар бүләк итте. Күңгәрдән- Гөлназ Сәфәрова, Күлле Кимедән- Энже Хөсәенова, Илнур Газыймов - "Рәхмәт хаты"на, Иске Өҗемнән Алсинә Солтанова - II, Бәрәзәдән Алинә Ибраһимова I урынга лаек булдылар.
"Театр - яктылыкка, нурга илтә..." секциясе тагын бер якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова җитәкчелегендә узды. Нәтиҗәләр белән Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин таныштырды. Түбән Көектән - Надия Кадимова, Күәмнән- Гөлгенә Фазылҗанова, Комыргуҗадан Айзилә Фәхриева "Рәхмәт хаты"на ия булдылар. Биредә Комыргуҗадан Гөлинә Хәкимуллина - II, Бәрәскәдән Айсылу Корбанова I урын алдылар.
"Күңелгә минем туган як, бигрәк тә якын шул син" секциясе нәтиҗәләре белән КФУ галиме Марат Вәлиев таныштырды. Секция эшендә "Ашыт" сакланышы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов та катнашты. Бәрәскә мәктәбеннән Динә Хәкимуллина, Күшәрдән Фәридә Әскарова, Күәмнән Гөлия Ганиева, Иске Өҗемнән Рәзилә Шәрифҗанова - "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр, Олы Әтнәдән Алинә Апайчева - III, Комыргуҗадан Гөлүсә Хәкимова I урын алдылар.
"Милләт өчен тугры хезмәт" секциясен Ш.Мәрҗани исемендәге институтның бүлек мөдире Марат Гибатдинов җитәкләде. "Секциянең исеме җисеменә туры килде", - дип билгеләде ул. Монысында укытучылар чыгышын бәяләделәр. Яңа Шашы мәктәбеннән Гөлнара Корбанова Рәхмәт хатына лаек булды. Олы Әтнә мәктәбеннән Галия Минһаҗева - II, Иске Өҗемнән Миләүшә Хафизова I урын алдылар. Җиңүчеләр махсус дипломнарга лаек булдылар.
Шуннан артыгын яза алмыйм, чөнки соранып йөрсәм дә, конференция эшен чагылдырган брошюраны таба алмадым. Усал язган, дип кабул итмәгез. Мин бу очракта чакырылмаган кунак, өстәвенә - татар... Кызганыч, конференцияне ябу өлешенә дә өлгермәдем, сәбәбе - җитди: төшке ашка өйгә кайтып йөреп, соңгарак калганмын. Үзем күргәннәр белән генә уртаклаштым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мактап,