Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин сайлауга ни өчен барам”– “Әтнә таңы”

Сораштыру "Мин сайлауга ни өчен барам"- "Әтнә таңы" 13 сентябрь көнне республика халкы Татарстанның иң югары вазифаи затын һәм җирле депутатларны сайлаячак. Шушы уңайдан без райондашларның фикерен белешергә булдык. Алар сайлауга ни өчен бара, гомумән, бу вакыйга республика, биредә гомер итүче халык өчен ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия? Сүрия МИНГАТИНА Сания...

Сораштыру

"Мин сайлауга ни өчен барам"- "Әтнә таңы"

13 сентябрь көнне республика халкы Татарстанның иң югары вазифаи затын һәм җирле депутатларны сайлаячак. Шушы уңайдан без райондашларның фикерен белешергә булдык. Алар сайлауга ни өчен бара, гомумән, бу вакыйга республика, биредә гомер итүче халык өчен ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия?

Сүрия МИНГАТИНА

Сания Батршина, Күлле Киме авылы:

- Мин сайлауга барам. Ни өчен барганымны аңлап барам һәм җәмгыятьнең һәрбер кешесе аңлы рәвештә сайлауларга барырга тиеш дип саныйм. Кемнедер президент, депутат итеп сайлау өчен генә түгел бу, без үзебезнең язмышыбызны хәл итәбез, киләчәгебез, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәгенә йогынты ясыйбыз - һәркайсыбыз менә шул хакта уйларга тиеш дип уйлыйм. Мәсәлән, миңа бүгенге көндә карабодай ярмасының күпме торуы мөһим түгел, илебездә сугыш булмасын - монысы иң мөһиме. Аллага шөкер, без тыныч тормышта яшибез. Телевизор күрсәтеп тора, халыкның ничек интеккәнен күрәбез. Ә без тыныч халәттә, үзебезне чын кеше итеп тоябыз, эшлибез. Киләчәктә дә шулай яшәтә, эшләтә, ял иттерә, үзебезне кеше итеп хис иттерә, менә шундый мөмкинлекләр тудыра алырлык җитәкчене сайлыйсым килә. Ә сайлауга бармау - үз тормышыңа төкереп карау, миңа барыбер дигән сүз. Ә миңа барыбер түгел һәм мин аны дәлилләргә тырыштым.

Гөлүсә Батталова, Күәм авылы:

- Мин сайлауга барам. Татарстанымның киләчәгенә, туган төбәгемнең алдагы язмышына, гаиләмнең, якыннарымның иртәге көненә мин битараф кала алмыйм. Бәхетле-бәрәкәтле, имин, ышанычлы бүгенгебезгә сөенеп, өмет тулы яңа офыкларга уй-ниятләремне төбәп тавыш бирәчәкмен.

Фәридә Хәсәнова, Яңа Әтнә авылы:

- Аллага шөкер, без конституцион-хокуклы илдә яшибез. Сайлауларда тавыш бирү хокукы безгә шул конституция нигезендә бирелә. Сайлауларда катнашып, президентны сайлаумы ул, депутатларны сайлаумы - без үзебезнең позициябезне генә күрсәтеп калмыйбыз, ә үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз. Хатын-кыз буларак, бер мисал китерәм: өстебездәге күлмәкне дә кибеткә барып үзебез сайлыйбыз. Президент сайлауларында катнашып, без ил язмышын, үзебезнең киләчәгебезне сайлый алабыз, нишләп әле мин бу мөмкинлектән файдаланмаска тиеш. Тавыш бирү ул шундый нәрсә - анда хәтта бер тавыш та бөтенесен хәл итәргә мөмкин. Мин үз иткән кандидатка, мин сайлауга бармаган очракта, шул бер тавыш җитмәсә, бббу бер дә дөрес булмас. Шуңа күрә 13 сентябрь көнне мин сайлауларга барам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев