Әтнә таңы

"Мин сине сагынам" Әтнәдә төгәлләнәме, әллә тукталамы?..

Мәдәният министрлыгы Әтнә районында Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның батырлыгы турында нәфис фильм төшерү төгәлләнеп килә, дип яза.

Әлеге рәсми хәбәрне укыгач, http://mincult.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1621432.htm    күңел бер мәлгә шатланып куйды. Әллә финанс ярдәме күрсәтелдеме икән бу фильмга дип уйлап куйдым.

Чөнки әлеге фильмга беркем дә финанс ярдәме күрсәтми. "Эшли башлаганда грантларга өметләнгән идек, тик безгә аны бирмәделәр. Продюсер нинди  акчасы бар, барысын да әлеге фильмны төшерү өчен тотып бетерде. Тукталырга мәҗбүрбез... - дигәннәр иде соңгы очрашуда.

"Мин сине сагынам" фильмы турында без байтак яздык. Чөнки әлеге фильмның күп өлеше Әтнә районы басуларында, Әтнәнең тарихи объектларында төшерелде. Анда районыбызның театр артистлары да, балалары да күп катнашты. Чөнки сугыш елларында Олы Мәңгәр авылы балалар йортында чит илдән кайтарылган балалар бик күп тәрбияләнгән.  Ул детдомнан  килгән балалар безнең белән бергә колхоз кырында көндез эшлиләр, ә кич белән авыл буенча эш эзлиләр, дип сөйли өлкәннәр.

Районыбызның  Комыргуҗа  авылында да төшерелде бу фильм. Анда сугыш елларындагы авыл советы җыелышы күрсәтелде.

 "Мин сине сагынам ("Мин Сагынып кайтам") фильмы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.  Төшерүчеләр тәҗрибәле, Ленинград блокадасы турындагы " Я еще не хочу умирать"  фильмын төшереп, Гранпри алган коллектив. Фильмның режиссеры - Марина Мусиенко. Продюсеры - Татьяна Мерзлякова.

Реклама

Фильмга материаллар туплау буенча экспертлар сыйфатында  Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре җәлеп ителде.  Картинада төп рольләрне Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, "мәдәни-д" студиясендә катнашучылар башкара. Мәртәбәле актерлар уйный.

Узган сөйләшүдә "Никто еще  так нам не помогал,  как люди вашего района", -дигән иде  фильмның режиссеры Марина Мусиенко.  

Мәдәният министрлыгы сайтында дөнья күргән язмадан соң да аралашып алдык аның белән. 

"Один массовый день нам оплатили добрые люди. Пока снимаем на зарплату продюсера (Татьяна  Мерзлякова) с  ее других мест работы) Историческая  часть фильма действительно почти доснята", - диде режиссер. 

Ә калганы иганәчеләр ярдәмен көтә.  Әлеге фильмга һәркем үзеннән өлеш кертә ала https://vk.com/minsinesagynam  

Фото:http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/min-sine-sagynam-bu-film-dnya-krerg-tiesh-yardm-itik

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: