Әтнә таңы

Мин таныдым...

Татар телем- анам теле, Бал- шикәрдәй татлы телем. Сөю сүзләрен әйттергән Җиләс җилдәй назлы телем. Дөньядагы бар нәрсәне Мин таныдым синең аша. Синең аша аңга сеңде Тирә- юньдә бар тамаша. Гасырлардан килгән телем, Чал тарихта эзле телем, Җан эретер йомшак телем, Үзәкләрне өзәр телем. Һәр татарның җан түрендә Шытар бөртек...

Татар телем- анам теле,
Бал- шикәрдәй татлы телем.
Сөю сүзләрен әйттергән
Җиләс җилдәй назлы телем.
Дөньядагы бар нәрсәне
Мин таныдым синең аша.
Синең аша аңга сеңде
Тирә- юньдә бар тамаша.
Гасырлардан килгән телем,
Чал тарихта эзле телем,
Җан эретер йомшак телем,
Үзәкләрне өзәр телем.
Һәр татарның җан түрендә
Шытар бөртек булган телем,
Дөньяның һәр почмагында
Юл күрсәтеп торган телем.
Онтылмый, югалмый торган
Тамырларың тирән телем,
Җиһанга даһилар биргән,
Горурлыгым- татар теле!!!
Рүзия Камаева
Показать список оцеПоделиться

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: