Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин татар баласы

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага! Йа ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; Ул - рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! Г. Тукай. Без - татарлар. Татар милләте - рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин...

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага! Йа ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; Ул - рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! Г. Тукай. Без - татарлар. Татар милләте - рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт иткәннәр. Ислам дине өйрәткәнчә, кеше саф мөселман булып - югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә… Һәм тирә-ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең - савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Моны мәгърифәтчебез Р.Фәхретдин хезмәтләренә таянып алып барсаң, үтемле була. Риза Фәхретдин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче-галим «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», - дип яза. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән ислам дине мәдәнияте белән таныштыру бик зарур. Дин - ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә ТәгаләҮзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән. «Дин - нәсыйхәттер». «Нәсыйхәт» сүзе күп мәгънәне үз эченә алган сүздер. «Берәүнең дуслык хакын үтәргә тырышуы һәм аңа яхшылык кылуы» дисәк, «нәсыйхәт» сүзен беркадәр аңлаткан булырбыз, -диелгән. Аллаһ өчен булган нәсыйхәт Аңа иман китерү, хөрмәт итү һәм олылау, әмерләрен тотып, тыйганнарыннан тыелу һәм нигъмәтләренә шөкер итү кебек нәрсәләрдер. Аллаһы Тәгаләнең бу эшләргә ихтыяҗы юк. Шуңа күрә Аллаһ өчен булган нәсыйхәт ахырда бәндәнең үзенә кайта һәм үз файдасы өчен була, ди авылыбызның мулласы Халиков Мәннән абый. Моңа бала күңелендә Ислам дине кануннарын кечкенәдән үк ныгытканда гына ирешергә була. Бүгенгедәй хәтеремдә, әниемнең әнисе "Өстәл янына, бисмиллаңны әйтеп утыр",Ашап бетергәч, дога кылырга онытма, ашаганыңны шайтан ашый. Тамагын туймый торган була", "Аягыңны селкетеп ашама, җен алып китә үзеңне" ,"Ризык өстен ябып куярга онытма, пәри төкерә",-дигән сүзләре. Дөрестән дә, әбиемнең сүзләрендә дә тирән мәгънәле әхлак тәрбиясе ята."Юлга чыкканда, сәфәр догасын укырга онытма, фәрештәләр юлдаш булырлар", "Белгән догаларыңны онытма, бәхетең булмас, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын исеңдә тот!" "Лә илаха иллал-лаху"ны кабатлап йөр- дигән сүзләрдә нинди тирән мәгънә ята. Югарыда санап үтелгәннәр гә килгәндә,ул сүзләр башта сәер тоелса да, әби- бабайларның еш кабатлап безнең искә төшереп торулары, дөрестән дә җен алып китәр кебек, пәри төкерер төсле тоелса да, үтемле тәрбия, әхлак сабаклары булган. Бүгендә бу сүзләрне искә төшергәч җен-пәриләр алып китәр төсле, эшләгән гамәлләрне фәрештәләр язып утыра төсле кебек миңа.. Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк, тормыш кагыйдәләре. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре ышаныч булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын, дисәк, Аллаһка ышануны гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк. «Халыкларның сөю һәм алар өчен теләктәш булу, тиешле эш-гамәлләрне кылып, кирәкмәгән эшләрдән тыелып тору, кешеләргә изгелек, яхшылык кылу, ярдәм итү, явызлыкларга изгелек белән каршы булу,сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү кирәк», - дип язган күренекле мәгърифәтчебез Р. Фәхретдин. Бисмилла әйтеп башкарылган эш һәрвакытта да уңай тәмамлана. Менә без дә гаиләбез белән 2012 нче елда, матур теләкләр белән, ходай уңга багышласын диеп, җәй башында иске нигезне сүтеп шул ук нигездә яңа йорт торгыздык. Нигез салып бетергәч нигез ашлары да пешерелә икән. Монысы минем өчен яңалык булды. Әбиемнең иртән торгач бисмилла әйтеп уң аягыгызга басып,"Ходаем үзеңә тапшырдым, "-дип, иң беренче уң аякка киеп эшегезне башлагыз дигән сүзләрендә дөреслек чагылганлыгын мин 3-4 ай эчендә яңа өйгә кереп яши башлагач кабат аңладым. Татар халкында шундый бер йола буыннан-буынга тапшырылып,сакланып килә. Яңа өйгә чыккан кеше, яши башлауга яңа йортка дога иңдерелсен өчен, коръән укытырга тиеш. Дога кермәгән нигез тыныч булмый диләр өлкәннәр. Туган- тумача, күрше-күлән, дустанә мөнәсәбәттәге кунаклар бергә өйдә җыелу, истәлекле бәйрәм булып кала. Йортка да коръән аһәңе,вәгазь керә дигән сүз. Безнең өчен дә күркәм гадәт,күңелләрдә матур хатирәләр кала, дин турында, ислам турында ишетәсең. Дога артыннан өй туйлары үткәрү матур гадәт, шунысы куандыра хәзер өй туйларын өстәлләргә хәмер куймыйча гына үткәрүләр күркәмләнеп килә. Дөнья - яшел гүзәллек. Шушы гүзәллектә яшәү - зур бер бәхет. Соклангыч дөньяда үз дәрәҗәбезне белик. Әгәр үзебездә табигатьне танып-белү теләге уята алсак, белемгә һәм Аллаһны танырга омтылыш тудырдык, дигән сүз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Моста-фа (с.г.в.): «Сүзләрен, зарларын әйтергә телләре булмаган хайваннарны рәнҗетүдән аеруча сак булыгыз!» - дигән. Һәр мәхлукат, һәр җан иясе - Аллаһның иҗат җимеше һәм алар кешеләр өчен, аларга хезмәт итәр өчен яратылган. Һәр җан иясенә мәрхәмәтле булуны тәрбияләү - безнең бурыч. Башка җан ияләренә мәрхәмәт күрсәтә алмаган бала кешеләргә дә миһербансыз була. Яшәүнең нигезе - изгелек. Балага дин кирәкме? Әлбәттә! Диннең төп бурычы - Кешенең күңеленә «дин» дигән орлыкны салу, баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Рухи үсешнең ачкычы булып Аллаһны тану тора. Әгәр бу ачкыч югалса, тормышта туры юлны табу безгә бик кыен булачак. Тикмәгә генә түгелдер, безгә ходай тәгалә вакыт-вакыт үзен оныттырмау өчен, гыйбрәт өчен тавык йомыркасында, яңа туган бәти сыртында, гарәп телендәге"Аллаһ" сүзләре белән үзенең барлыгын ишарәли торгандыр. Дин тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый һәм хуплана һәм нәрсә ярамый. Әйтик, ярый: тыңларга, эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга һ.б. Ярамый: урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран, рәхимсез булырга һ.б. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, дин кануннары буенча тәрбияләнсәк кенә, без чын намуслы кешеләр булырбыз. Кешенең бөтен кыйммәтлеге - намуслы булуда. Адәм балаларын фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә - намус булып, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә - намуссызлыктыр.. Бала - җанлы, тере рух. Аны баетырга,тормышка, үзенең милләтенә мәхәббәт тәрбияләргә, олы тормыш дәрьясында лаеклы урынын табарга ярдәм итүдә Фәүзия Бәйрәмованың "Бәхет ачкычы","Нух пәйгамбәр көймәсе" кебек китапларында Аллаһ Тәгаләгә якынаю юллары чагыладыр, дип уйлыйм мин. Без туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә телебезнең кагыйдәләрен өйрәнәбез. Әдипләребезнең әсәрләрен укыйбыз. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәнәбез. Дин һәм милләт язмышы буген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен күп кенә чаралар үткәрелә. Татар халкының рухи тормышы сүнмәгән, милләте югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Шөкер Ходайга, соңгы елларда без үзебезнең нинди хәлдә икәнлегебезне өлешчә булса да аңлый башладык. Димәк, киләчәккә өмет-ышаныч бар. Безгә элеккеге традицияләргә, тарихи тәҗрибәгә нигезләнеп, алга бару өчен ике канатыбызны да торгызу шарт. Милләт язмышы, аны яшәтү, халкыбызны әхлаклы, иманлы, бәхетле итү - безнең уртак бурычыбыз. Бу изге эштә безгә бердәмлек, активлык кирәк.Әлбәттә мин динемне яратам, чөнки мин татар баласы.!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев