Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин яратам, мин гашыйк!

Актарынам. Сүз башлыйм дип ымсынам да... Тынам. Ничек әйтим: синең алда вак сүзләргә сөрлегүдән өркүемне?! (әйтмәсәм дә таныйсың шул әнә) телгәләнеп. Бәргәләнеп Меңгә бүлгәләнеп гомер итүемне. Һәм... мин белмим хәзер... Кайда Син башланып, Кай урында минем бетүемне... Эльмира Җәлилова Гашыйклар көне якынлаша. Татар бәйрәме булмаса да, тартылабыз, үз итәбез бу...

Актарынам. Сүз башлыйм дип ымсынам да...
Тынам.
Ничек әйтим: синең алда вак сүзләргә
сөрлегүдән өркүемне?!
(әйтмәсәм дә таныйсың шул әнә) телгәләнеп.
Бәргәләнеп
Меңгә бүлгәләнеп гомер итүемне.
Һәм... мин белмим хәзер...
Кайда Син башланып,
Кай урында минем бетүемне...
Эльмира Җәлилова

Гашыйклар көне якынлаша. Татар бәйрәме булмаса да, тартылабыз, үз итәбез бу көнне. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бер-берсенә карата булган хисләрен белдерәләр. Чөнки мәхәббәт темасы - мәңгелек. Ничә яшьтә генә булсаң да яратып, яратылып, кадерле булып гомер итәсе килә. Мәхәббәт - яраткан кешеңне бәхетле итү ул, дип язды мөхтәрәм язучыбыз Әмирхан Еники. Мәхәббәт дигәннәре шундый четерекле нәрсә инде ул. Ашыксаң - ялгышасың, сабыр итсәң - соңга каласың, дип күңелгә шом да салып куйды Ләбибә Ихсанова.
Кем ничек ярата? Кем кемне ярата һәм кем нәрсәгә гашыйк? Яңа бәйгебез әнә шул хакта. Темасы чикләнмәгән, ихтыярыгыз. Табигатькә гашыйклар, бу бәйге Сезнең өчен дә!.. Үзенчәлекле фотолар, язмалар көтәбез сездән.
Бәйгегә 10 февральдә нәтиҗә ясыйбыз. Хатларыгызны почта белән дә, электрон почта белән дә, ачык группаларга да җибәрә аласыз.
Хәерле сәгатьтә!

Синең сының.

Зәңгәр күлдә кер чайкаган чакта,

Су өстендә сының чагылды.

Хәтер пәрдәләре ачылдылар-

Үткәннәрне үлеп сагындым.

Тезләремә тиклем суга кереп,

Кулым суздым синең кулыңа.

Аякларны түгел, йөрәгемне

Күлнең салкын суы туңдыра.

Сагыну

Могҗизалар көтмим инде

Тик шулай да күңел җилкенә.

Бер карыйсың-йөрәк шашып тибә,

Бер карыйсың-хисләр сүрелә.

Куй, кагылма күңел гөлләремә,

Сайрамасын анда сандугач!

Барысы да калсын элеккечә,

Йөрәк тынар-дулап арыгач.

Бу өмет тә түгел, үкенү дә,

Яшьлек ярын бары сагыну.

Иллаһи зат итеп,

Сүнмәс йолдыз итеп,

Сөйгән ярга бары табыну.

Раушания Ахмадуллина (Бәдриева) Менделеевск шәһәре (Күңгәр авылы)

Мәхәббәтнең үзе түгелме?

Күптәннән ук гашыйк идем сиңа,

Күзләремдә синең чагылыш.

Сүземне дә әйтә алмый торам,

Телне йоттым мәллә мин ялгыш.

Күзләреңнең тирән упкынында,

Түгелергә торган зәңгәрлек.

Шат елмаю балкый йөзләреңдә,

Мөләемлек ташый, чибәрлек.

Ярымайдай ике иренеңне

Кояш кызуына тиңләрлек.

Саркып чыккан һәрбер сүзең тора,

Чишмә челтерәведәй тибрәнеп.

Шулар сихерлиме күңелемне,

Серле итеп миңа каравың.

Һич кенә дә , бер тапкыр да

Туры итеп карый алмамын.

Серле елмаюың әллә сөю,

Өтеп алды мәллә телемне.

Әллә соң , шулмы бу- мәхәббәтнең

Ялкынында янам түгелме?!

2016 ел

Бер кош килгән бакчабызга.

Бакчабызга килгән бер кош ,

Таңда сайрый да сайрый.

Безнең өчен сайрыйдырмы?

Сайрамый ла ,ул җырлый.

Шундый моң бар җырларында,

Тып-тын калган гөлләрем.

Елга буе ап-ак томан,

Кершәнләнгән күлләрем.

Кайдан алган ул моңнарны ?

Тыңларбыз яме ,җаный.

Ул безнең чыгуыбызны,

Көтеп сәгатьләр саный.

Бакчадагы һәр агачка ,

Кунып моңнар тарата.

Сызгырып та уята ул,

Йоклап ятсаң таң ата.

Чыгыйк таңда иркәм бергә,

Чыгып тыңлыйк бакчага.

Яшьлекне дим алып булмас,

Бернинди дә акчага.

Бер кош килгән бакчабызга,

Ай-яй моңлы ул җырлый.

Безнең өчен җырлый мәллә?-

Җырлый-җырлый моңланып

Яшьлеккә сәлам юллый.2016.

Яратабыз сине тормыш.

Яраттык бит без сине ,тормыш!

Шундый да яратып яшик бер.

Илаһи дөньяга килгәнбез,

Китәргә ашыкмыйк ,яшьник бер.

Юк, без әле монда хезмәт тә,

Ялын да итәргә тиеш бит.

Абынулар бар вак сүзләрдән,

Кырыкка теленеп пешсен бит.

Тәлинкә дә тотмыйбыз,горурбыз,

Меңгә бүлгәләнеп бетсәң дә.

Тормыш сине көйләп яшәүләре

Җанга рәхәт ,дәрман бетсә дә.

И тормыш!Гашыйкбыз без сиңа.

Бер чәчкә күрсәк тә кипмәгән.

Шатлана йөрәк тә җидедә.,

Балачак акылы китмәгән.

Хискә бай мәхәббәт йомгагы,

Алга дип гел өнди учагы.

Биетеп-биетеп алса да

Тормышның кузылы ут чагы.

Муллыктан аермачы ,бул тыныч!

Хак юллардан атлыйк яратып.

Бер-береңгә нахак бәлаләр

Тагып йөрмик дөнья каралтып.

Ни булсын тормышны яратыйк ,

Матурлык татулыкта булсын.

Мәхәббәтле бул сөйгәненгә,

Берне генә бәхетле ит син!

Кыяга канатлар ныгытып

Менәрлек көч табыйк яшьлектә.

Яратып яшәү ул -бәхет тә,

Тормыш аклыгы -мәхәббәттә.2017.

Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы

***

Төшләремә кереп сөям дидең,

Чәчләремнән сыйпап син уздың.

Очкын уйный иде күзләреңдә

Мин ашыгып сиңа кул суздым.

Җитәкләшеп урман сукмагыннан,

Мәхәббәткә табан атладык.

Кояш нурларыннан илһам алдык

Сөю мәңгелек дип уйладык.

Ә чынбарлык бик тә гади иде,

Синең сукмак китте башкага.

Минекедәй ачы мәхәббәтне

Мин теләмим хәтта ташка да.

Яшьлектәге мәхәббәтем шулай

Төшләремә кереп юатты.

Ялгышлар бер, язмыш төрле булды,

Ул томанга кереп югалды.

****

Сиңа килдем бүген, гафу сорап

Ялварыплар сорыйм, тезләнеп.

Кичер мине, үткән тормышыма

Кайткан өчен сине эзләнеп.

Сиңа килдем бүген, сөю көтеп,

Назлар өмет иттем, үзеңнән.

Җир йөзендә син бердәнбер идең

Җылы караш көтәм күзеңнән.

Яратмадың, дисәм, дөрес булмас,

Никах балдаклары кулыңда.

Яратасың, дисәм, тагын ялган

Башка ярлар синең куеныңда.

Мәхәббәттән күзем томаланып

Сине тизрәк үземә бәйләдем.

Гомер буе салкын түшәк булды,

Сөюеңне яулый алмадым.

Гөлнур.

Тормыш иптәшем Илдарга багышлыйм.

Әйттең миңа сөеклем дип,

Сокланып күзләремә.

Сибелде күк таң нурлары

Шулвакыт йөзләремә.

Әйттең миңа уңганым дип

Һәм ышандырдың шуңа

Чынлап та шул көннән башлап

Эшләрем китте уңа.

Үзгәрдем, сизәм үземдә,

Канатлар үсте хәтта.

Мең рәхмәт шулай үзгәрткән

Тылсымчы мәхәббәткә.

Резеда Гәрәева, Олы Әтнә авылы

Мин табигать күренешләре төшерелгән рәсемнәргә гашыйк. Алар миңа яшәү өчен көч, илһам өстәп торалар. "Әтнә таңы" газетасыннан Илдар Вәлиуллинның картиналары күргәзмәсе оештырылу хакында укыгач, дустым Фәридә белән шунда килдек. Аның картиналарында күбесендә табигатьнең һәр фасылын күрергә була. Арыл алмыйча кабат-кабат карап йөрдек. Рәсмнәренең бөтен нечкәлекләренә кадәр сөйләп, аңлатып барды үзе6 Әтнә районының бөтен җирендә йөреп, чыккан кебек булдык. Күңгәр мәктәбендә күреп хәйран калган идем аның рәсемнәренең искиткеч матурлыгына. Һәрбер рәсеме әсир итәрлек үзенә тартып, җәлеп итеп тора. Алар яныннан чыгып китәсе дә килми. Рәссамның иҗат чишмәсе бркайчан да саекмасын. Районыбыз халкын үзенең иҗаты, матур рәсемнәре белән сокландырып торсын.

Х.Гөлсөя, Дусым авылы.

Онытылмаслык яшьлек дускаем.

Сиңа язам мин бу җырымны,

Инде картайгач та онытылмый

Үзем белән йөртәм мин аны.

15 яшьлек идек без ул вакытта

Икебездә яшь һәм матур идек без.

Күзләремне ала алмый карый идем

Йөзеңдәге һәрбер чалымны.

Әллә ниләр булды безгә,

Әллә күзләр тиде, әллә сүзләр керде.

Язмыш җиле аерды да куйды,

55кә кадәр очрашмасын диеп.

Ике арага капка куелды.

Инде менә хәзер очраштык без,

Син дә ялгыз, мин дә шулай ук.

Очраштык та сүзсез калдык менә -

Ни дип әйтергә дә белмәдек.

Ни дисәң дә хисләр суынмаган,

Нәкъ яшьлектә кебек әле бу.

Матур күзләр, матур сүзләр белән

Каршылыйбыз һәрбер көнне без.

Җәвит-Динәгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев