Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“МИҢА ГОМЕР ТЕЛӘМӘГЕЗ...”

Кичә, 12 гыйнвар көнне, 100 яшен тутырган, Ташчишмә авылында гомер кичерүче Гәрәева Өммегөлсем Гатаулла кызы әнә шулай ди.

Әбекәйне бер гасырлык бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Зөлфия Мортазина, "Ташчишмә" ҖАХК җитәкчесе Рәис Җәләветдинов, Өҗем авыл башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәридә Сәгъдиева, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов котладылар. Бүләкләрне әбекәй рәхмәт әйтеп кабул итте.

Әйе, бик сирәкләргә генә насыйп шушы яшькә җитү. Өммегөлсем әби дә Ходай Тәгаләнең зур бүләгенә ия булган кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә дә газиз балаларының һәркайсы исән-сау булып, аларның кадер-хөрмәтен тоюдан, зиһенең ачык, сәламәтлегең нык булудан да олы бәхет бармы соң? "Иске Ашытныкы мин. Ташчишмә авылы егете Габделхакка тормышка чыктым. Сугыш вакытында ике бала белән калдым, сыерымны бетермәдем - аның белән җир дә сукаладым, көтүен дә көттем, нинди эшкә куйсалар, шунда эшләдем. Иптәшем сугыш кырыннан яраланып кайтса да, үземә хөрмәт иткән ир, балаларымның кадерле әтиләре булды. Аллага шөкер", - ди Өммегөлсем әби хәтер йомгагын сүтеп. Аның сүзләренә олы кияве Фәрит Хәбибрахманов кушыла: "Әбием шәп минем. Моның кебек әбиләр бик сирәк. Үзе дә бик акыллы, тыныч, төпле киңәшләрен бирә белде, балаларына да шундый ук тәрбия биргән. Кызы Мәнсүрә белән 55 ел бергә гомер кичерәбез", - диде.

Өммегөлсем әбинең бүгенге көндә 17 оныгы, 37 оныкчыгы бар. Балалары Габ­делрәфикъ (авт. Зәйдә яши, бәйрәмгә кайта ал­маган), Мәнсүрә, Гөл­фа­ния, Наил, Гөлнур, Фа­ил - һәр­кайсы исән-сау­лар. "Балаларымның бер­се дә кайгы-хәсрәт ки­тер­мәде, рәхмәт аларга", - ди әбекәй. Сүзен дәвам итеп: "Елларыбыз тыныч булсын, һәркемгә тазалык-саулык, озын гомер телим", - диде. Кызы Мәнсүрә: "Хәзерге тормыш бик рәхәт. Кер, идән юасы, су ташыйсы, мичкә ягасы юк. Нәрсә ашасаң да, нәрсә кисәң дә, нәрсә сөйләшсәң дә ирек", - дип өстәп куйды.

Әбекәй төпчек улы Фаил, килене Рәсимә, оныгы Раил, килене Зөлфия тәрбиясендә яши.

Автор фотосында әби балалары белән (сулдан уңга) Гөлнур, Наил, Фаил, Өммегөлсем әби (оныкчыгы белән), Мән­сүрә, Гөлфания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев