Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миндә һаман февраль челләсе...

*** Миндә әле февраль башланмаган, Синдә, ахры, җәйләр кышлаган. Җан ятсынып кире каккан хисләр Сукмагыма бүген ешлаган. Миндә әле кышның зәмһәрире, Миндә әле кышның челләсе. Баллы июлеңә очар идем - Бикледер шул җәең келәсе. Тартып-сузып төнне көнгә саплыйм, Кан җылысы җаннан юылган. Февраль бураннары, күзне буып, Эзне бутар инде юлымнан....

***
Миндә әле февраль башланмаган,
Синдә, ахры, җәйләр кышлаган.
Җан ятсынып кире каккан хисләр
Сукмагыма бүген ешлаган.

Миндә әле кышның зәмһәрире,
Миндә әле кышның челләсе.
Баллы июлеңә очар идем -
Бикледер шул җәең келәсе.

Тартып-сузып төнне көнгә саплыйм,
Кан җылысы җаннан юылган.
Февраль бураннары, күзне буып,
Эзне бутар инде юлымнан.

Синдә күптән җәйләр кинәнәдер -
Ничек кенә урап киләсе!
Хыялларда - чынбарлыкның тәме -
Миндә һаман февраль челләсе...
01.02.2017.
Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев