Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесенең финалына үткән татарстанлыларга җиңү теләде

Татарстан Президентының Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуы ТР Хөкүмәте йортында узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» Бөтенроссия бәйгесенең финалына үткән биш татарстанлыга уңышлар теләде. Очрашу бүген республика Хөкүмәте йортында узды. Конкурс РФ Президенты Администрациясе тарафыннан узган елның октябрендә игълан ителгән иде. Анда 200 меңнән артык җитәкче үз көчләрен сынап...

Татарстан Президентының Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуы ТР Хөкүмәте йортында узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» Бөтенроссия бәйгесенең финалына үткән биш татарстанлыга уңышлар теләде. Очрашу бүген республика Хөкүмәте йортында узды.

Конкурс РФ Президенты Администрациясе тарафыннан узган елның октябрендә игълан ителгән иде. Анда 200 меңнән артык җитәкче үз көчләрен сынап карады. Финалга барлыгы 300 кеше үтте. 4,5 меңгә якын татарстанлының бары тик бишесе генә 8 февральдә Сочида узачак финалга барып җитте.

Алар - юрист Илнар Гыйрфанов, КФУ хезмәткәре Светлана Котенкова, «Линдстрем» компаниясенең төбәк директоры Александра Лебедева, тренинг-менеджер Марина Сафонова һәм гипермаркет директоры Сергей Хрущев.

«Бәйгенең сайлап алу этаплары барлык катнашучылар өчен дә файдалы булгандыр дип уйлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләп.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, республикадан биш вәкилнең финалга үтүе - төбәк өчен дә, конкурсантлар өчен дә җиңү. Ул финалга чыгучыларның һәркайсына республика тарафыннан алга таба белем алуда ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итте.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов, шулай ук очрашуда катнашкан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов барлык финалчыларның да Татарстанда калачагына ышаныч белдерде. Республикада мондый актив, амбициоз лидерларга ихтыяҗ зур, диелде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/29/156972/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев