Әтнә таңы

“Минеке түгел иде, мин моны шикләнмичә әйтәм”

Түбән Шашы авылында яшәүче Мәхмүт абый Хәкимҗанов турында күп тапкырлар яздык. Сокландык, гаҗәпләндек, мактадык, аның кебек яшәргә өйрәнеп кенә булмады. Республика газетасындагы аның хакындагы бу язманы укып чыгыгыз әле. Гомере буе мал табибы булып эшләп, Татарстанның, Россиянең мактаулы исемнәрен казанган Мәхмүт абый Хәкимҗановның искитәрлек агач сыннарын караганнан соң, башыма килгән...

Түбән Шашы авылында яшәүче Мәхмүт абый Хәкимҗанов турында күп тапкырлар яздык. Сокландык, гаҗәпләндек, мактадык, аның кебек яшәргә өйрәнеп кенә булмады. Республика газетасындагы аның хакындагы бу язманы укып чыгыгыз әле.

Гомере буе мал табибы булып эшләп, Татарстанның, Россиянең мактаулы исемнәрен казанган Мәхмүт абый Хәкимҗановның искитәрлек агач сыннарын караганнан соң, башыма килгән беренче сорау мондый булды: "Ә нишләп соң шундый сәләтегезне мавыгу итеп кенә тоттыгыз?" Туры соравыма җавабын да шундый ук итеп кайтарды ул: "Сайлаган hөнәрем минеке түгел иде, мин моны шикләнмичә әйтәм. Ләкин тотынгансың икән, батырып эшлисе дип өйрәттеләр безне".

Йа Раббым, менә нинди булырга тиеш ул чын татар ир-аты: hөнәр сайласа - гомерлек, хатын алса - азаккача, эш башласа-барып чыккангача... Күршем Камә­ретдин ба­байның капка төбенә чыгып утырган картларга уфтанып әйткәне хак булып чыга, димәк: "Халык вагайды, Фәттә­хетдин. Үзләре дә, сүзләре дә". Дө­рес, Мәхмүт абый да кунакка кайткан оныгының компьютер экранына кереп ки­тәрдәй булып утыруына ымлап, ризасызлыгын белдерде белде­рүгә: "Менә алар­­га шуннан башка берни дә ки­рәкми бүген". Бу минем, мавыгуыгызны дәвам итте­рүчеләр нә­селегездә юкмы, дип төпченүемә җавап иде. Бабай үзләре янында чакта урысча бер кәлимә сүз белмәгән оныкла­ры­ның, Казанга китеп, ике ел дигәндә телен оныта язганына да ачына иде, кү­рәсең.

Реклама

Заманалар менә ничек итеп гарипли адәм баласын. Югыйсә дүртенче сыйныфта укучы Мәх­мүт Кушлавычтагы Тукай туган йорт күршесендә яшә­гәндә тирә-күрше карчыкларга орчык, тукмак шикелле агач әй­берләр ясап, әти-әнисенең кул арасына кергән була инде. Менә шул чагында әлеге осталыгын күрүче, аңа киңәшен, юнәлешен бирү­чесе табылган булса, Мәхмүт абый да агачка булган мәхәб­бәтен бөтен­ләй башка югарылыкта раслый алган булыр иде. Хәер, аның мавыгу дәрәҗәсендә генә янәшә барган бу осталыгы да шаклар катарлык. Гәдәти күз күрмәгән агач тамырларыннан Тукай әкиятләре геройларын тудыру (бу очракта юнып ясау дип әйтү дөрес булмас иде) өчен, осталыктан бигрәк күңел байлыгы белән хыял фантазиясе ки­рәктер. "Менә бу буар еланның ике метрын мин агач тамырыннан казып алдым", - дип шаккатыруын дәвам итә сабыр әңгәмә­дәшем.

Түр яктагы пыяла шкафка тезелгән Тукай персонажлары теләсә кайсы музейларның кадерле экспонаты булыр иде, билгеле. Ләкин Мәхмүт....

("Ватаным Татарстан", /№ 15, 02.02.2018/)

Тулысы белән укыгыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=220

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: