Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов Казан мэрына шәһәр бистәләрендәге юлларны үстерүне контрольгә алырга кушты

ТР Президенты «Салават күпере» торак комплексына трамвай яки метробус җибәрергә тәкъдим итте.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга шәһәр бистәләрендәге юлларны үстерүне контрольгә алырга кушты. Шәһәр башлыгы республика Президентына Казан бистәләренең транспорт ягыннан үтемлелеген тәэмин итүгә бәйле проектлар турында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз Көек һәм Салмачы бистәләре, шулай ук «Салават күпере» микрорайоны һәм башка проблемалы юнәлешләр хакында барды.

«Без тарихи үзәкне үстерү һәм саклау мәсьәләләрен еш тикшерәбез, әмма микрорайоннар турында да онытырга ярамый. Гражданнарның уңайлы тормышы өчен тиешле шартлар тудырырга, бөтен инфраструктураны, шул исәптән транспортны да күздә тотып, уңайлы мохит формалаштырырга кирәк», - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Шуңа бәйле рәвештә, ул шәһәр җитәкчелегенә бистәләрнең транспорт ягыннан үтемлелеген тәэмин итү мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты, чөнки Казанның территориясе киңәйгәннән-киңәя.

Питрәч юнәлешендә юл салу белән бергә, Татарстан Президенты ике ел эчендә Зур Казан боҗрасы төзүне тәмамлау һәм «Салават күпере» микрорайонын транспорт белән тәэмин итүне төп бурычлар рәтендә атады. Аның фикеренчә, микрорайонга йә трамвай линиясе сузарга, йә метробуслар җибәрергә кирәк.

Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә мэрия Татарстан Президентына әлеге мәсьәлә буенча күрелә торган чаралар хакында мәгълүмат бирәчәк. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/11-09-2020/mi-nehanov-kazan-meryna-sh-r-bist-l-rend-ge-yullarny-ster-ne-kontrolg-alyrga-kushty-5770465

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев