Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов Корбан бәйрәмендә өлкәннәрне күп кеше җыелган чараларга бармаска чакырды

Татарстан Президенты, дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен, оештыручыларны Роспотребнадзор киңәшләрен төгәл үтәргә өндәде.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкәннәрнең Корбан бәйрәме вакытында өйдә калуларын сорады һәм күп кеше җыелган чараларга бармаска чакырды. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов аеруча өлкән яшьтәге кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә куша. Алар бүгенге көндә авыруга тиз бирешә торган төркем, шунлыктан өлкәннәрнең өйдә калуларын һәм үзләрен саклауларын сорыйбыз. Безнең волонтерлар буенча әзер схема бар инде. Алар кирәкле барлык әйберне өлкәннәрнең өйләренә китереп бирәчәк», - диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор киңәшләрен төгәл үтәргә чакырды. Биредә намазны күбесенчә урамда, ачык һавада уку, кеше күп җыелган урыннарда, хәтта урамда да социаль дистанцияне һәм битлек режимын үтәү хакында сүз бара.

Традиция буенча ТР Президенты Корбан бәйрәмендә Галиев мәчетендә оештырылган намазда катнаша. Галимова әйтүенчә, Миңнеханов быел да шунда барачак.

Корбан бәйрәме быел җомга көнне, 31 июльдә билгеләп үтеләчәк. Ул Татарстанда ял көне дип игълан ителгән, шунлыктан республика халкын өч көнлек озын яллар көтә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/23-07-2020/mi-nehanov-korban-b-yr-mend-lk-nn-rne-k-p-keshe-yelgan-charalarga-barmaska-chakyrdy-5758609

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев