Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем чират

Минем чират Бу дөньяда Ялгыз булмыйм, дисәң Иптәш кирәк Сине анлаучы. Бәхетләрне бергә- бергә үргән, "Ярты җаным", диеп санаучы. Бу дөньяда Ялгыз булмыйм дисәң, балаң кирәк Хәлен белергә, "Әни", дигән сүзе Җитә аның Түшәкләрдән күтәрелергә. Бу дөньяда Ялгыз булмыйм дисәң, Иман кирәк җаның эченә. Иманлы җан Явыз була алмый, Иман...

Минем чират

Бу дөньяда
Ялгыз булмыйм, дисәң
Иптәш кирәк
Сине анлаучы.
Бәхетләрне бергә- бергә үргән,
"Ярты җаным", диеп санаучы.

Бу дөньяда
Ялгыз булмыйм дисәң,
балаң кирәк
Хәлен белергә,
"Әни", дигән сүзе
Җитә аның
Түшәкләрдән күтәрелергә.

Бу дөньяда
Ялгыз булмыйм дисәң,
Иман кирәк җаның эченә.
Иманлы җан
Явыз була алмый,
Иман белән синең көчең дә.

Әти- эни безгэ
үрнэк булган.
Әби- бабай иманлы иткән
Я Ходаем!
Нәсел- нәсәбемә
Мин дә Иман
Өләшсәм икән...

Надия ВӘЛИЕВА,

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев