Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Минем капка алдын да чабыгыз!” –“Әтнә таңы”

"Минем капка алдын да чабыгыз!" Үзегезне бер сезнең урамдагы чүпне чабучы оешма кешесе урынына куеп карагыз әле. Сезне көлемсерәп, мыскыллы йөз белән карап эшләткән йорт хуҗасы сезгә әнә шулай дип кычкырсын. Җитмәсә, "Чаба белмисез, калдырасыз", - дип гаебезне дә күрсәтсен. Бик беләсе килә, нинди хисләр кичерер идегез. Соңгысын әйтеп, (кызганыч,...

"Минем капка алдын да чабыгыз!"

Үзегезне бер сезнең урамдагы чүпне чабучы оешма кешесе урынына куеп карагыз әле. Сезне көлемсерәп, мыскыллы йөз белән карап эшләткән йорт хуҗасы сезгә әнә шулай дип кычкырсын.

Җитмәсә, "Чаба белмисез, калдырасыз", - дип гаебезне дә күрсәтсен. Бик беләсе килә, нинди хисләр кичерер идегез. Соңгысын әйтеп, (кызганыч, сүгенә торган сүзләрне язарга ярамый, нәкъ менә куллана торган урыны), өйрәтеп торучыны якасыннан алып, чалгыны үзенә тоттырып, "Эшлә, абый, бу син йөри торган, сиңа хезмәт күрсәтә торган һәм син карап торырга тиешле җир, сау-сәламәт килеш көлеп карап торасың, битеңә ыштыр капламагансыңдыр...", дип җавап кайтарып, яңакка җибәрергә дә күп сорамас идегез. Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип тик торганда әйтмәгәннәр. Телен аркылы тешләп, "бетәсе булмады" дип уйлап, сезгә җавап кайтармый түзеп кала алганнар да нәкъ менә шундый хисне кичерә... Оешмаларга беркетелгән урамнарны җыештырабыз соңгы атнада, чүбе - чүп, минем буе үскән тигәнәген, кычытканын чабабыз, хәер, апрель аеннан бирле шулай, әле шуңа зират җыештыру өстәлә. Район үзәгендә нинди оешма бар, бөтенесе үз эшен куеп торып, урамнарны чистарта. Авыл халкының битарафлыгы аркасында чүпкә баткан үзәкне хакимият башлыгы җитәкчелегендә, шул югарылыкта (!) хәл итәргә мәҗбүрбез. Урып-җыю барышында бу! Азрак намусы булып, ояла белгәннәр үзләре нәтиҗә ясарлар.

Ә бу төшенчәләрне онытканнарны кисәтәсе килә: һәркайсыгыз үзегезнең капка алларын, койма буйларын тагын бер карап чыгыгыз, чабасын чабыгыз, сеткага үрелеп үскән эт эчәгеләрен, үләннәрне алыгыз. Бакчагызда, капка алларында клен агачы үссә һәм ул урам якка төшеп торса, бөтен дөньяны басканчы төпләп алыгыз, үскәч үзегезгә үк читен булыр. Капка төбегездә төзелеш материаллары: ком, шаш, өелгән такта, бүрәнә һ.б. булса, төзелеш бармаса, кыска вакытта алып бетерегез. Бәлки кисәтеп тә өлгергәннәрдер, кул да куйдыртканнардыр. Әйткәнне үтисе генә кала. Үтәлмәгән очракта протокол төзелеп, штраф салыначак. Бу эшне район башка комитеты каршында эшләп килгән административ комиссия әгъзалары башкарачак. Штраф суммалары саллы, соңыннан бер гаебе булмаганнарга рәнҗеп, күз яше түгәргә калмасын. Елга, инеш буйларына чүп түгүчеләр, үз шакшысын агызучылар, бу кисәтү сезнең өчен дә. Авыл җирлегендә һәркайсыгыз исәптә, чөнки җыештыру барышында барысы да күренә. Чистартырлар әле дип көтеп ятмагыз, үзегезгә чистартырга туры киләчәк, чистартмасагыз түләргә мәҗбүр булачаксыз.

Рухыбыз ник гарипләнде? Ник матурлыкны күрә белми башладык, әллә күрә белеп, чәчккә күмелеп утыручы капка алларына сокланып, үзебезнекенә уфтанырга өйрәндекме? Ялкаулыгыбызны җиңеп, йөзек кашы булган Казан арты авылын гөлбакча итү эшен үзебезнең капка алларыннан башлыйк әле! Чистаруның, төзәлүнең иң җиңел ысулы бу!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев