Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем һөнәрем – минем киләчәгем ул

"Киләчәккә - билет" республика бәйгесендә Раниф Сафин лауреат булды. Бәйге өчен иҗат ителгән шигырь. Хәерле көн! Рәниф булам, Әтнә ягы, Кышлаудан. Гап-гади авыл малае, Үскәнмен буразнада. Әнием - сыер савучы, Тракторчы минем әти, Бабам комбайнчы булган, Терлекче булган әби. Абыем машина йөртә Авыл юллары буйлап. Мин дә игенче булам, дип...

"Киләчәккә - билет" республика бәйгесендә Раниф Сафин лауреат булды. Бәйге өчен иҗат ителгән шигырь.

Хәерле көн! Рәниф булам,

Әтнә ягы, Кышлаудан.

Гап-гади авыл малае,

Үскәнмен буразнада.

Әнием - сыер савучы,

Тракторчы минем әти,

Бабам комбайнчы булган,

Терлекче булган әби.

Абыем машина йөртә

Авыл юллары буйлап.

Мин дә игенче булам, дип

Йөримен әле уйлап.

Таң әтәчләреннән иртә

Минем дә уянган бар,

Авыл басуларын иңләп

Кырларда кунганым бар.

Басу-кырда каршы алдым

Кояшның уянганын.

Чык суында битем юып

Сөенеп туялмадым.

Кыр корабы штурвалын да

Тотарлык нык беләгем.

Үзем үстергән икмәктән

Алдым, ахры, егәрне.

Туган җирем өчен диеп

Тибә минем йөрәгем.

Авылымнан аерылмый

Яшәү минем теләгем.

Мәшәкатьсез тормыш эзләп

Шәһәргә киткән сирәк.

Таза бәдәнле егетләр

Авылда да бик кирәк.

Туган җирдә җил дә назлы,

Чишмә суы затлырак.

Ачы тир түгеп табылган

Икмәк була татлырак.

Хезмәт белән ныгып үсә

Егетләрнең иңнәре,

Эштә сынатмый кызларның

Шул егеткә тиңнәре.

Бабаем да, әтием дә

Нигез корган авылда,

Җир җимертеп эшли алар

Сынатмыйча давылга.

Әтием - сабан батыры,

Көрәш батыры - абый.

Аларның тырышлыгыннан

Үрнәк алырга ярый.

Җирдә барча тереклек

Кояштан башланган да,

Игенче һөнәре аша

Дәвам иткән елларга.

Тормыш чыганагы булган

Кояштай йомры икмәк.

Шул икмәкне үстерүче

Киләчәктә дә кирәк.

Замана алга китсә дә,

Искермәслек ул һөнәр,

Планетабызның язмышы

Игенчедә ул, димәк.

Мин дә шул һөнәрне сайлыйм,

Игенче булам мин дә!

Җир егәре сеңгән икмәк

Үстерәм әле җирдә.

Шатлык өләшүче булам

Җирдәге кешеләргә

Кояш тәме сеңгән була

Кырдагы көшелләргә.

Мул сыйлы табын түрендә

Һәрвакыт торган икмәк.

Икмәк үстерүче кеше

Киләчәккә дә кирәк.

Юк, борынгы һөнәр, диеп,

Искергән, диеп көлмә!

Киләчәккә маяк булып,

Игеннәр үсә Җирдә.

Ата-бабалар һөнәрен

Дәвам иттерү - бурыч.

Теләгемне шигъри юлдан

Аңлап укырга тырыш.

Хыялны чынга ашыру

Һәркемнең үз кулында.

Максатыңа ирешерлек

Уңыш телим юлыңа.

Нинди һөнәр сайласаң да,

Дустым, шуны онытма:

Иң элек ЧЫН КЕШЕ булу

Кирәк олы тормышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев