Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Минем йортым – гөлбакча” җиңүчеләре билгеле булды

Җәй ае буе дәвам иткән әлеге исемдәге бәйгегә дә нәтиҗә ясадык. Иң элек бәйгегә катнашучыларның һәркайсына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Бакчаларыгыздагы гүзәллек, хыялланып тудырган төрле могҗизаларны карап, күзләребезне ял иттердек. Ә газета укучыларыбыз үзләре билгеләгән җиңүчеләребезне котлыйбыз. Алар Күңгәр авылыннан Гөлүсә Гатиятуллина, Чишмәле Сап авылыннан Клара Кадимова. Инде коллектив белән бәйгенең...

Җәй ае буе дәвам иткән әлеге исемдәге бәйгегә дә нәтиҗә ясадык. Иң элек бәйгегә катнашучыларның һәркайсына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Бакчаларыгыздагы гүзәллек, хыялланып тудырган төрле могҗизаларны карап, күзләребезне ял иттердек. Ә газета укучыларыбыз үзләре билгеләгән җиңүчеләребезне котлыйбыз. Алар Күңгәр авылыннан Гөлүсә Гатиятуллина, Чишмәле Сап авылыннан Клара Кадимова. Инде коллектив белән бәйгенең башыннан ахырына кадәр күзәтеп бардык. Һәм "Әтнә таңы" коллективыннан да махсус бүләк тапшырырга уйладык. Фикерләшкәннән соң, Олы Мәңгәр авылыннан Роза һәм Илдар Хисмәтуллиннарга махсус бүләк тапшырырга булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев