Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Минем йортым – гөлбакча» - "Әтнә таңы"

«Әтнә таңы» редакциясе баш бухгалтерының хыял җимешләре бу. Елның-елында Нурия ханым Фәйз­рахманова йорт, ишегалдыннан гөлбакча ясый. Ниләр генә хыялландырмый ул. Аның йортындагы быелгы матурлыкны күреп кайткач, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең арада да бәйге игълан итәргә булдык. Әйдәгез, үзегезнең хыял җимешләрегезне фотога төшереп безгә юллагыз әле. Иманыбыз камил, әллә нинди могҗизалар...

«Әтнә таңы» редакциясе баш бухгалтерының хыял җимешләре бу. Елның-елында Нурия ханым Фәйз­рахманова йорт, ишегалдыннан гөлбакча ясый. Ниләр генә хыялландырмый ул. Аның йортындагы быелгы матурлыкны күреп кайткач, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең арада да бәйге игълан итәргә булдык. Әйдәгез, үзегезнең хыял җимешләрегезне фотога төшереп безгә юллагыз әле. Иманыбыз камил, әллә нинди могҗизалар тудыручылар бардыр әле. Карап күзләребез ял итсен. Ә фотоларны күпләп atnya-rt.ru сайтына куеп барачакбыз. Җиңүчеләрне дә бергәләп билгеләрбез. Ә Нурия ханым тудырган матурлыкны сайтыбыздан карый аласыз.

Гөлусә Гатиятуллина, Күңгәр авылы:
Бездә сезгэ үзебезнең әтиебез ясаган матурлыкны җибәрергә булдык.

Илсия Сабирова:"Минем йортым гөлбакча".
Кулле-Киме авылында Сабировлар йорты.

Сәвия Биккинина: "Минем йортым - гөлбакча"

Түбән Көек авылыннан Розалия Заһидуллинаның иҗат җимеше.

Яңа Әтнәдән Фәридә Хәсәнова гөллләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев